Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Шәленең “Тургай” балалары “Каз өмәсе”ндә катнашты

Шәле мәдәният йортында "Тургай " балалар бакчасы балалары һәм "Зөбәрҗәт" фольклор ансамбле белән берлектә , татар халкының "Каз өмәсе " сәхнәләштерелеп күрсәтелде.

Бу көн икеләтә бәйрәм булды. Чара икенче бер бәйрәм – әниләр көненә дә багышланган иде.
Бакчада гореф-гадәтләребезгә, йолаларыбызга бәйле бәйрәмнәр, гадәттә, ата-аналар катнашында үтә. Шундый кичәләрдә балалар гына түгел, ата-аналар да үзләренә күп мәгълүмат туплый.
Ә бу юлы, “Тургай” балалар бакчасы мөдире Гомәрова Фәния Габделгани кызы “Каз өмәсе” бәйрәмен “Зөбәрҗәт" фольклор ансамбле белән берлектә үткәрергә тәкъдим итте. “Зөбәрҗәт" кызлары алаларга чын бәйрәм күрсәтү өчен казлар тегеп, каз каурыйларын күпләп әзерләгәннәр. Балалар бәйрәм барышында әзерләнеп куелган каз канатларын бик тырышып сыпырдылар. Мамыклардан йомшак мендәр булуын бик яхшы белә алар. Бәйрәмгә дә бик ныклап әзерләнгән балалар.
Каз өмәсенә иң уңган, җитеш яшь кызларны, киленнәрне чакырганнар. Иң мөһиме, казның тиресен ертмыйча, чиста итеп йолкырга, чистартырга кирәк. Бу өмәләрдә әби-апалар үзләренә килен дә сайлаганнар икән. Нәкъ чын каз өмәсендәге кебек җырлап, шаярышып өлкәннәр һәм сабыйлар каз мамыгын йолыкты, каз канатларыннан мамык сыпырды. Чистартылган казларны чишмәдә юу йоласын да онытмадылар. Алар артыннан киләсе елда да казлар күп үссен дип теләкләр теләп, юлга каурыйлар сиптеләр. Әлбәттә, мондый чаралар җыр-биюсез узмаган. Безнең малай-кызларыбыз утырма оештырды. Шулай итеп, каз өмәсендә башкарылган барлык йолалар да үтәлде.
Бәйрәмне караучы әниләр әлеге чарада татар халкы йолалары белән танышуларын, үзләре өчен дә өстәмә мәгълүмат туплавын җиткерделәр.
Каз өмәсе икенче бер бәйрәм – әниләр көненә дә багышланган иде. Бәйрәм башында балалар бакчасына йөрүче балалар әниләре өчен концерт номерлары күрсәтте.
Каз өмәсе сабыйлар күңеленә сеңеп калыр, балалар киләчәктә дә халкыбызның гореф-гадәтләренә нигезләнеп тәрбия алыр, үз милләте, туган теле белән горурланып үсәр дигән ышаныч зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса