Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Шәһәрне авылга алыштырган

Без сезне районда хезмәт куючы яшь белгечләр белән таныштыруны дәвам итәбез. Питрәч авылында туып-үскән кешеләр турында ешрак язабыз. Әмма бүген без искәрмә ясадык. Героинябыз Мария Федулованың балачагы һәм яшьлеге Казан шәһәрендә узган. Бүген ул Татар Тау Иле авылы фельдшер-акушерлык пунктында эшли. Без кыздан авыл тормышы ошыймы-юкмы икәнен белдек.

Мария Федулова безнең районның иң яшь белгечләренең берсе. Аңа 24 яшь. Әмма медик буларак, ул инде зур практик тәҗрибәгә ия. Татар Тау Иленә Мария кияүгә чыккач күчә. Аның ире тумышы белән Княжа авылыннан, анда пар өйләнешкәннән соң төпләнә.
Мария Казан шәһәрендә туып-үсә. Мәктәпне тәмамлап, Казан медицина көллиятенә укырга керә.
- Мин гади гаиләдән, әни - хисапчы, ә әти - шофер. Алар беркайчан да мин яраткан шәһәремне ташлап китәрмен, шәһәрне авылга алыштырырмын дип уйламаганнар иде, - ди кыз. – Әмма мин туган җиремә әйләнеп кайттым. Минем карт бабам Татар Тау Иле колхозы рәисе иде. Безнең авылда дача бар, мин ел саен җәйге каникулларны шунда үткәрдем. Шулай итеп, без ирем белән таныштык та, - дип аңлатты ул.
Көллиятне тәмамлаганнан соң, Мария бала табып декретка китә. Бу вакытта Татар Тау Иле авылында яңа ФАП ачыла, кыз анда эшкә урнашырга карар итә.
- Ирем шәһәрдә үзен уңайлы хис итмәс иде – ул фатирда утыра торган кеше түгел. Шуңа күрә мин авылга күчәргә булдым. Беренче вакытта җиңел булмады, өйгә, гадәти шәһәр тормышына әйләнеп кайтасы килде. Әмма дүрт ел эчендә ияләндем, - диде ул. Кечкенә балалар белән эшләү медикка аеруча шатлык өсти.
- Балалар белән миңа кызык, мин алар белән эшләргә бик тиз өйрәндем. Әмма җирлектә яшь гаиләләр әлегә бик күп түгел. Пациентларның күбесе - өлкән яшьтәге кешеләр, - дип билгеләп үтә Мария. - Миңа калса, бүгенге көндә төп проблема – тар  белгечләр җитмәү. Киңәш сорап мөрәҗәгать итәр өчен якын-тирәдә тәҗрибәле хезмәттәшләрнең булмавы авыр, - ди ул.
Киләчәктә яшь белгеч үзенең һөнәри дәрәҗәсен арттырырга планлаштыра, чөнки медицина хезмәткәре эше даими үсеш таләп итә. Ә бу адым аңа тагын да күбрәк кешеләргә ярдәм итү мөмкинлеге бирәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса