ШУНДЫЙ ХӘЛЛӘР ДӘ БУЛА
Ярар, быел барырсың инде
Безнең авылда юмор сөйләп йөрүче Фәрит абый бар. Ул сөйли башласа, бер кеше дә көлми калмый. Бер көнне шулай җыелып сөйләшеп торганда Илһам абый: "Мин быел ял йортына бара алмыйм инде. Хатын җибәрми, җитте сиңа ел саен ял йортында йөрергә, ди. Ә мин эчем авырта, йөрәгем авырта, дип тә әйтеп карадым, хатынны җайлап булмады.
Шул вакытта аңа Фәрит абый, хатыныңны алдала, дип әйтә. Хатының өйдә булганда, ишек алдына чык һәм хатыныңа үләм бит инде, тизрәк чык, дип кычкыр, ди.
Илһам абый шулай эшли дә. Урамга чыккач тиз генә авызына марганцовка суы каба да, хатыны чыккач аңа, күрәсеңме мин бит кан төкерә башладым, дип төртеп күрсәтә.
Хатыны карап-карап тора да: - Ярар, быел ял йортына барырсың инде, - дип өйгә кереп китә.
Илһам абыйга шул гына кирәк тә, ул әкрен генә бу кызык хәл турында сөйләр өчен Фәрит абый янына китеп бара.
Кем дурак?
Шулай бер көнне өч яшьлек Самат белән бакчада йөрибез. Улым син шунда гына тор, хәзер тавыкларга үлән җыеп бирәбез, мин ишек алдыннан урак кына алып чыгам, дидем.
Самат миңа карап-карап торды да:
- Әби, әби, кем дурак, - ди.
Нәрсә соң бу?
1978 ел, яшь чагыбыз. Бер көнне әниләргә кунакка мендек, ул мунча яккан булган. Илнур чәй эчә калды, мин сәгать 5-6лар тирәсендә мунчага кереп киттем. Чишенеп, ләүкәгә менеп утыруга, ташка су сала башладылар, таш чыж-чыж килә. Нәрсә соң бу? дип уйларга да өлгермәдем, әй тотындылар кул чабарга. Мин кычкыра-кычкыра мунчадан чыгып йөгердем.
Шуннан бирле үзем генә мунчага кергәнем юк.
Син икәнсең, җен дип торам
Безнең авылда Галимулла исемле бер абый бар иде. Ул эчәргә яратты, ә эчкәч акыл кемдә бар? Ул тавыш чыгара иде. Шуңа күрә иренең кайтканын күрүгә Гөлҗамал апа өйдән чыгып кача торган булган. Бер көнне Гөлҗамал апай иренең кайтканын тәрәзәдән күрми кала, Галимулла абый өйгә керүгә ишекне бикләп куя торган булган. Шулай итеп, Гөлҗамал апай өйдән чыкмый кала һәм кая яшеренергә белми торганда чаршау артына кереп кача.
Галимулла абый бөтен җирдән хатынын эзли башлый, чаршауны күтәреп караса, Гөлҗамал апай ике кулын күтәреп басып тора, ә үзе плен, плен, дип кычкыра.
Шуннан соң Галимулла абый, "Фу, анаңы корт чаккыры, син икәнсең әле, җен дип торам", дип икенче якка кереп китә.
Бу хәл турында Гөлҗамал апай безгә көлә-көлә сөйләде. Шул чакта Галимулла тимәде бит, дип тә өстәп куйды.
Белгән, күргән кешем түгел
1981 елда яңа мунча салган вакыт. Гыйльми җизни безгә булышырга менде. Алар астагы урамда яши, су аркылы чыгарга кирәк. Эш беткәч, ашап-эчтек тә сәгать алтылар тирәсендә Гыйльми җизни өйләренә төшеп китте. Бер заман йөгерә-йөгерә кире безгә менеп җитте бу, сүзен дә әйтә алмый. Нишләдең, дип тә сорап карыйбыз. Шуннан соң көчкә-көчкә ни булуы турында сөйләде. Инешкә төшеп, басмага басыйм дисәм, бер кеше басмага утырган да аяклары белән су чәчрәтеп утыра, белгән, күргән кешем түгел, диде.
Әни ишекне биклә әле
Ленарның 10 нчы сыйныфны бетергән еллары. Кич белән клубка төшеп китте. Иптәшләре астагы урамда тора. Сәгать 12ләр тирәсендә йөгереп кайтты бу. Әни ишекне биклә әле ди. Үзе көчкә-көчкә сулыш ала. Нишләдең, дим аңа. Анда карт кына бер әби миңа иярде. Кәкре таякка төенчек бәйләгән һәм аны иңбашына салган, үзе бөкерәеп миңа таба килә, ди. Мин йөгерсәм ул да йөгерә, мин туктасам, ул да туктый, елганы менгәнче куды мине, диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа