Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Шуны онытмагыз, сезне өйдә көтәләр

Традицион көзге чакырылыш вакыты бара. Питрәч районының 13 яшь егете бу иртәне дулкынланып көтте, аларның тормышларында яңа этап бышлана. Быелгы көзге чакырылыш кысаларында безнең районнан хәрби хезмәткә 35 егет китәчәк. Төгәл бер елдан соң солдатлар өйләренә кайтып, “Әни, улың кайтты, табыныңны әзерлә!” - диячәк.

- Әлбәттә, газиз балаңнан аерылу бик авыр, моңсу, - дип сүзен башлады район башлыгы Илһам Кашапов. – Әмма бу сезнең ил алдындагы төп гражданлык бурычыгыз. Безнең питрәчлеләр үзләренә йөкләнгән бурычны намус белән үтәрләр һәм исән-сау әйләнеп кайтырлар, дип ышанып калам, - диде район башлыгы.
Армиягә китүчеләрне озатырга килүчеләр арасында аеруча ата-аналар бик нык дулкынланды. Шуларның берсе Иске Шигали авылыннан Ольга Варкова беренче тапкыр гына баласын еракка озатмый.
- Бер улым Ватан алдындагы бурычын үтәде инде. Ул Севастопольдә флотта хезмәт итте, - диде ул күз яшьләрен яшерергә тырышып. – Менә икенче улым армиягә китә. Кабат дулкынландыргыч чылтыратулар, хатлар көтү вакыты башлана. Һәрбер анага да баласы белән озакка аерылу бик авыр.
Тик без моның аларга файдага булачагын аңларга тиеш. Улымның, хезмәт итеп кайтканнан соң, ныгуын һәм көчле рухлы булуын сиздем. Өстәвенә, йөз, мең километр ераклыкта булганда, алар безне тагын да күбрәк кадерли һәм ярата башлыйлар. Фәрештәләр балаларны беркайчан да ташламасын!
Колай авылыннан үзенең элеккеге укучыларын озатырга физкультура укытучысы Виктор Сергеев та килгән иде.
- Андрей Карпов һәм Дмитрий Васин – менә дигән егетләр, - дип мактый ул аларны. – Алар тәртипле, тәрбияле. Өстәвенә, волейбол буенча өч тапкыр район чемпионнары да. Алар үз бурычларын лаеклы үтәрләр дип ышанам.
Мин Венгриядә ике ел хезмәт иткән вакытларны искә алам. Мине 1968 елда – нәкъ 50 ел элек җибәрделәр. Элек һәркем армиягә барырга тели, бу мизгелне түземсезлек белән көтә иде. Минем буын кешеләре раслар – кызлар хезмәт итмәгән егетләргә хәтта борылып та карамый иде. Билгеле бер сәбәпләр аркасында, танышымны армиягә алмаганнарын хәтерлим. Ул бу турыда ишеткәч, елап җибәрде.
Бергә хезмәт иткән иптәшләребез белән без бик тату яшәдек. Кайткач, беренче вакытта күңелсез булды, чөнки иптәшләремә күнеккән идем инде. Ул вакытта без, төрле милләт кешеләре беренче күрешүдән үк уртак тел таптык.
Хәрби хезмәткә чакырылучыларның берсе, Иске Шигали авылыннан Раил Саттаров Казан дәүләт аграр университетын тәмамлаган, тормышындагы киләсе баскычны изге, мәҗбүри эш итеп кабул итә.
- Бераз борчылам, әмма кәеф яхшы, - дип тәэсирләре белән уртаклаша ул. – Ир-ат агач утыртырга, йорт салырга, ул үстерергә тиеш, диләр бит. Мин әле тагын “армиядә хезмәт итәргә тиеш” дигән пунктны та өстәр идем. Дусларымнан үрнәк алам, аларның күбесе инде бу юлны үтте, мин алардан калышырга теләмим.
Владислав Филипов Ленино-Кокушкинодагы көллиятне тәмамлаган.
- Мин туган илебезнең яңа урыннарын күрәчәгемә шатмын, хезмәттәшләрем белән дуслашырмын дип уйлыйм, - дип планнары белән уртаклашты ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса