Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Синоптиклар бу атнада +25 градуска кадәр эссе булачагы турында кисәтте

Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеофаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина хәбәр итте.

Хәзерге вакытта киң антициклон Россиянең Европа территориясендәге һава торышы белән идарә итә. Татарстан аның төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан, якын көннәрдә аномаль җылы һава торышы көтелә.

«Якын көннәрдә, нигездә, субтропик һава белән җылынган антициклон йогынтысында булачакбыз. Температураның бик югары күтәрелүе фаразлана. 17 апрельдә көндез республикада термометрның терекөмеш баганасы +16..+21 градуска, 18 апрельдә +20 градуска кадәр күтәреләчәк. Шимбә, 19 апрельдә, көндезге сәгатьләрдә +20..+25 градус эссе булыр дип өтелә. Якын көннәрдә кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал», - дип сөйләде ул.

Алдагы өч тәүлектә уртача тәүлеклек температура нормадан 5-8 градуска артыграк булачак. Мондый җылы һава торышы май ахыры – июнь башына туры килә, дип билгеләп үтте Трущина.

Россия Гидрометеоүзәге фаразлавынча, якындагы ункөнлектә (16-25 апрельдә) Татарстанда һава температурасы нормадан 5 градуска югарырак булыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса