Синоптиклар көчле җил турында кисәтте
Сак булырга киңәш ителә.
Иртәгә, 12 февральдә, Татарстанда һава торышының начараюы көтелә.
Төнлә һәм көндез урыны белән төбәктә көчле җил фаразлана. Аның тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк.
Бофорт шкаласы буенча, 13,9-17,1 метр тизлектәге җил, 17,2-20,7 метр тизлектәге – бик көчле санала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia