Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Соңгы елларда питрәчлеләр ясалма чыршыга өстенлек бирәләр

Яңа ел кәефе булдыру өчен урамдагы чыршыны бизәргә мөмкин. Матур да, табигатькә дә зыян килми

Җирле урманчылыкта ел саен якынча 450 чыршы үстерелә. Шулай итеп, Питрәч һәм Лаеш районнары урман культурасы белән тәэмин ителә. Питомник Кызыл Яшьләр авылында урнашкан. Чыршыны утырту һәм үстерү авыр һәм күп вакыт таләп итә торган процесс.

– Башта күркәләр җыябыз, аннары орлык алу өчен аларны эшкәртәбез. Яз башында утырта башлыйбыз, якынча ике атнадан соң алар шытып чыгалар. Ләкин бу әле беренче этап кына. Кечкенә үсентеләргә вакыт-вакыт су сибәбез, ашлама белән тукландырабыз, химик матдәләр белән эшкәртәбез. Чыршылар да авырый. Көзен инде аларны яңа урыннарга күчерәбез, - диде урман янгын станциясе башлыгы, питомник мастеры Әхмәт Гыйзәтуллин.

Ел саен Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан алар сату өчен ылыслы агачлар әзерлиләр. Әмма быел агач кисүгә рөхсәт билетын Лаеш районына гына биргәннәр. Бу безнең район территориясендә чыршылар киселмәячәк дигән сүз. Әмма питрәчлеләр Яңа ел символыннан башка калмаячак. Урманчылыкка сату өчен 50 чыршы һәм шул ук санда нарат алып кайтканнар инде.


Урманчылар чыршы сайлау буенча берничә киңәш бирделәр

- Беренче чиратта, ылысларын карарга кирәк. Әгәр дә энәләре коелмаса, чыршы яңа киселгән була. Чыршы белән чагыштырганда, нарат озаграк саклана. Энә төсенә дә игътибар итәргә кирәк: ул сары икән, димәк аны инде ноябрь аенда ук кискәннәр. Уртача алганда, өйдә чыршы ике атна тора, аннары аның ылыслары коела башлый. Бәйрәмнәрдән соң да агачны файдага кулланырга мөмкин. Зур шәһәрләрдә аларны эшкәртү пунктлары бар. Моннан тыш, аны терлек өчен витамин комплексы итеп кулланырга да була. Бәрәннәр, кәҗәләр агачның энәләрен яратып ашыйлар, ә мөгезле эре терлек күбрәк нарат ботакларына өстенлек бирә. Шуңа күрә чыршы һәм наратларны ташламагыз, – дип киңәш итте Әхмәт Абдулла улы.

Ул да, аның хезмәттәшләре дә үз өйләрендә ясалма чыршы киендерүләрен билгеләп үттеләр.

– Балалар кечкенә чакта без һәрвакыт тере чыршы куярга тырыштык. Үскәч, үзләре аңлый башлагач, ясалма чыршы сорый башладылар. Минем гаиләм агач утыртуда актив катнаша. Шуңа күрә дә без ясалма чыршыга күчтек. Хәзер яшь буын табигатькә сакчыл карый, берничә көн өчен генә агач кисәргә теләми. Чыршы ярты метрга җитсен өчен дә, җиде-сигез ел үтәргә тиеш. Бу бик авыр һәм күп вакыт таләп итә. Соңгы вакытта табигый чыршыга ихтыяҗ кимүе сөендерә, - дип билгеләп үтте Әхмәт Гыйзәтуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса