Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Советлар Союзыннан Венгриягә кадәр сугыш юлы узган

Керәшен Сәрдәсе авылында яшәгән Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Дмитриевич Анисимов турында безгә аның улы Дмитрий һәм килене Лидия сөйләде.

Борис Дмитриевич күп балалы гаиләдә 1916 елның 2 августында өченче бала булып туа.
Әтисе аны еш кына кырга үзенә ярдәм итәргә алып бара торган булган. Малай кечкенәдән атта йөрергә, аларны карарга өйрәнгән, бигрәк тә чабышкы атларны яраткан ул.
Үсә төшкәч, Борис Анисимов йөк ташучы булып эшли башлый. Тиздән Ватан алдындагы изге бурычны үтәргә вакыт җитә. Ул армиядә 1936-1939 елларда хезмәт итә. Аннары туган авылына кайта һәм яраткан эшен дәвам итә.
Әмма ике елдан соң Бөек Ватан сугыш башлана. Беренче чиратта фронтка тәҗрибәле солдатларны чакыралар. Шулай итеп, беренче көннәрдән үк Борис Дмитриевичка Ватанны саклаучылар сафына басарга туры килә. Ул үз иленең чын патриоты була һәм шуңа да  яу кырына  дошманга каршы көрәшкә китә.
Тыныч тормыштагы һөнәренең сугыш вакытында кирәге чыга - ул кавалерист була.
- Әти фашист солдатлары пулясы астында яшерен материалларны бер частьтан икенчесенә таратуы турында сөйләде. Аның төп бурычы - конвертларның дошман кулына эләкмәвенә ирешү. Бу боерыкны ул һәрвакыт үти. Аны хезмәттәшләре, командирлары ярата. Сугышны Венгриядә 1945 елда тәмамлый һәм өенә кайта, - дип искә ала фронтовикның улы Дмитрий.
Борис Анисимов үз батырлыклары өчен I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Сугышчан казанышлары өчен», «Батырлык өчен» медальләре һәм башка бүләкләр белән бүләкләнгән.
Сугыштан соң Борис Дмитриевич яңадан йөк ташучы булып эшли. Күпмедер вакыт тракторчы булып хезмәт куя.
Хатыны Мария Александровна белән алар җиде бала тәрбияләп үстергәннәр (барлыгы унбер балалары туган). Пенсиягә чыкканнан соң туган авылында янгын саклау бүлегендә эшен дәвам итә.
Ул туган мәктәбендә еш кунак була, анда ул үсеп килүче буынга сугыш авырлыклары турында сөйли.
Ул балаларның тыныч тормышның кадерен белүләрен, үз иленең патриотлары булып үсүләрен һәм бабаларының батырлыгын онытмауларын теләде. Фронтовик озын гомер кичерә.  Борис Дмитриевич 2007 елда вафат була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Бөек Җиңүнең 75 еллыгы