Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

СССР Герое Галимҗан Камалиевның улы: «Әтием гармунда уйнарга ярата иде»

Быел сугыш тәмамланганга 77 ел була. Кырык бишенче елда 18 яшьтә булганнар да хәзер 90 яшьтән узган булыр иде. Вакыт уза, тарих үткәндә кала. Әмма Бөек Ватан сугышы фронтовиклары турында хәтер мәңгелек.

Ленино-Кокушкино авылында кайчандыр Советлар Союзы Герое Галимҗан Камалиев төзегән йортта бүген аның улы Наил Камалиев яши.

Төп йорт тәртиптә һәм чисталыкта тора, аның артында зур бакча, анда төрле агачлар һәм куаклар күп, әмма алмагач өстенлек итә. Наил Галимҗанович аларга прививка ясата, сортларын яхшырта икән. Кечкенә генә теплицада яшел үсентеләр калкып чыгып килә. Беренче караштан ук, чын бакчачылар яшәвен аңлавы кыен түгел.

2010 елда, пенсиягә чыккач, - дип сөйли ул, - без хатыным белән Казаннан монда күчеп кайтырга булдык. Шәһәр кешесе статусында 30 ел булдым. Авыл белән элемтәне без беркайчан да югалтмадык дияргә була. Гел кайтып, әти-әниләрнең хәлләрен белешеп тордык. Менә унике ел инде без хәзер монда яшибез. Моңа мин бик шат. Шәһәрдә хәзер нәрсә эшләргә мөмкин булуын күз алдына да китерә алмыйм!

Беренче карашка, тыштан йорт узган еллардагыдан үзгәрмәгән диярлек. Әмма бу, әлбәттә, беренче карашка гына шулай тоела, чөнки һәр деталь, вак-төяк эшләр йортның кайгыртучан кулларда булуын раслый. Элеккеге корылмаларга Наил Галимҗанович йорт артыннан тагын берничә бүлмә өстәп салган – бөтенесенә дә, әтиәниләре янына килгән балалар һәм оныклар өчен дә урын җитәрлек. Йорт фасадын «Монда Советлар Союзы герое Галимҗан Камалиев яшәгән» дигән табличка бизәп тора.

Гаилә хатирәләре буенча, - дип сөйли Наил Галимҗанович, - әти сугыш беткәч тә өенә кайта алмаган, ә 1945 елның сентябрендә бары тик ялга гына кайтып килгән. Аны демобилизацияләмиләр. 1946 елда туган авылына әйләнеп кайта. Әниебез Разия Ибраһим кызын очраткан һәм шул ук елны алар өйләнешкәннәр.

Сүз уңаеннан, Камалиевлар нәселенең иске йорты Камалиевларның күп кенә туганнары өчен сыену урыны булган. Сугышка кадәр һәм сугыш вакытында анда Әминә апа, Галимҗан Камалиевның туганнан туган сеңлесе яшәгән. Аның сөйләвенчә, дус һәм тату гомер иткән алар.

Бу йорт иске иде инде, - дип искә ала Әминә апа Камалиева. - Сугышка кадәр безгә барыбызга да бергә яшәргә туры килде. Галимҗан абый фронттан кайтканнан соң аңа Күн урманыннан агач (бурага нарат агачы) бүлеп бирәләр. Аннан яңа йортны күтәрделәр. Ә элеккеге сүтелгән йортны ул туганнарына бирде. Хуҗалык корылмаларын да. Еллар авыр булды, ир-атлар аз иде, шуңа күрә материал кыйммәт иде. Ул барысына да ничек өлгергәндер белмим, чөнки ул авыл Советы рәисе дә иде бит. Бар эшен тәмамламыйча, өенә кайтмый торган иде. Үзен бер дә кызганмады.

Әңгәмә вакытында Наил Галимҗан улы әтисенең беркайчан да эштән бушамавы турында сөйләде. Ул чорда авылларда, Ленино-Кокушкинодан тыш, Салкын Чишмә, Черемыш, Змеевода эш-мәшәкатьләр күп иде. Барысын да утын белән тәэмин итәргә, чишмәләрне тәртиптә тотарга, башка бик күп мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк була.

Әтине өйдә күрмәдек диярлек, - ди Наил Галимҗанович. – Һәрчак эштә, гел кешеләр белән, кая да булса бара иде. Без, балалар белән үзен каты тотмады. Шулай да аның белән аралашуның кайбер минутлары хәтердә яхшы саклана. 1967 елда әти һәм тарих укытучысы Николай Васильевич Мокшин белән бергә без, бер төркем укучылар, Днепропетров өлкәсе Днепродзержинск шәһәре, Сошиновка авылына барган идек, ул анда сугышкан. Петр Гавриловның безгә килгәнен дә хәтерлим әле, ул бик җитди иде. Әтинең гармунда уйнарга яратуын хәтерлим. Кунаклар җыелгач, кулына гармун алып җырлый торган иде. Аны тыңлавы бик рәхәт иде. Хәзер беркем дә уйнамый, җырламый да. Сугыш турында сөйләргә яратмады ул «Сугыш сугыш инде ул...» - дип кенә әйтеп куя торган иде.

Үзенең полкташлары белән очрашуларга барды. Аның хәрби китаплары бар иде. Шулай итеп ул аларны укый һәм кайвакыт төзәтмәләр ясый, төгәлсезлекләрне күреп ала иде. Үз статусын шәхси максатларда кулланмады, һәрчак кешеләргә ярдәм итте: кемгә җиһазлар алырга, кемгә фатир алырга. Аннан соң аларны котларга бара иде, - дип истәлекләре белән уртаклашты ул.

Камалиевлар нәселенә тыйнаклык хас, күрәсең. Наил Камалиевның Геройның улы булуы турында ул Бугурусланда очучылар хәзерләү училищесында укыган чакта да, Казан аэропортында эшләгәндә дә белмәгәннәр. Бервакыт, ул ДАИга чираттагы техник карауга килгәч, хезмәткәр, аның документларын карагач: «Камалиев? Герой? Синең әтиең мәллә?» дип сораган.

Мин беркайчан да аерылып торырга теләмәдем, - дип билгеләп үтте Наил Галимҗанович, - беркайчан да бу турыда сөйләп йөрмәдем. Михаил Девятаев әтине җирләргә килгәч, аларның очрашкан булуларын, әтиемнең нинди шәхес булуын аңладым.

9 май көнне барлык Камалиевлар да, олысы да кечесе дә туган йортка җыелалар. Аның барлык бүләкләрен дә күренеп тора торган урынга куялар, әтиләрен, бабаларын искә алалар. Оныкларына бәхет елмайды – алар барысы да бабалары белән аралашкан, аны белеп калган. Аны бүген дә хәтерлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса