Суд приставлары декабрь аенда районда "Яңа елга - бурычларсыз" Бөтенроссия акциясен үткәрәчәк
Аның кысаларында, алимент һәм хезмәт хакы, торак хезмәтләр һәм башка бурычларны түләтү буенча гомумроссия рейдлар оештырылачак.
Рейдлар барышында, бурычлыларның адреслары буенча, аларның милек торышын тикшерәчәкләр. Моннан тыш, Федераль суд приставлары хезмәте оешмалар бухгалтериясен бурычлыларның хезмәт хакыннан алимент бурычлары буенча тоткарлануларга тикшерүләр үткәрәчәк. Шулай ук бурычларын түләмәүчеләрне ачыклау буенча булган эш тә активлашачак. 11 декабрьдә Федераль суд приставлары хезмәте казна түләүләре буенча бурычлы булганнарны тикшерәчәк, 18 декабрьдә ягулык-энергетика комплексы оешмалары файдасына бурычлар алыначак, ә 25 декабрь милек характерында булмаган, шул исәптән, оешмалар эшчәнлеген туктату буенча документларны башкаруга багышланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа