Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Сугыштан соңгы елларда үзләрен мәктәп тормышына багышлыйлар

Без яшәргә, дошманга каршы көрәшергә һәм сугыш чорында хезмәт итәргә туры килгән кешеләр турында очерклар белән уртаклашуны дәвам итәбез. Язмаларны безгә туганнары һәм якыннары юллый. Горюновлар, Львовлар, Ананьевлар, Кузьминнар гаиләләре язмаларын үз геройларына - Бөек Ватан сугышы ветераны, Ленинград блокадасын өзүдә катнашкан Сергей Никитич Кузьминга һәм тыл хезмәтчәне, I дәрәҗә «Ана медале» иясе Прасковья Васильевна Кузьминага багышлаган.

 (Әлеге язманың  беренче һәм икенче өлешләре  район газетасының 26 февраль һәм 4 март саннарында басылды)
"Прасковья Васильевна ул вакытта Аненково авылында мәктәптә эшли (бу авыл күптән юк инде).  Анда барып-кайту җиңел булмый. Кышын чаңгыда, җәен, җәяү, велосипедта, ә язын аяк киемен салып, кулларга китап-дәфтәрләрне  тотып, бозлы су аша елганың икенче ягына яланаяк чыгарга туры килә.
1954 елда Казан дәүләт педагогика институтына укырга кердем. Шул елдан башлап Иске Шигали мәктәбендә даими рәвештә нәрсә дә булса төзелә: тулы җайланмалар җыелмасы белән җиһазландырылган остаханә бинасы, 54 йокы урынына исәпләнгән интернат бинасы, ашханә, кухня, яшелчә саклау урыны. Мәктәпнең төп бинасына 100 укучыга исәпләнгән кирпечтән янкорма ясалды, һәм, ниһаять, өч башлангыч сыйныфка исәпләнгән бина төзелде.
Бөтен җирдә су үткәрелде, канализация ясалды, котельный төзелде һәм ике гектар мәктәп яны участогы үзләштерелде. Әкренләп участоктан уңыш үз табышларын китерә башлады. Уку елына мәктәп азык-төлек белән тәэмин ителде: бәрәңге, кәбестә, тозлы помидор, кыяр, суган, чөгендер. Продуктлар  мәктәп интернатында яшәгән 50гә якын баланы өч-дүрт тапкыр ашату өчен тотыла.
Артык уңышны саттык.  Акча барлыкка килде. Алар район спартакиадаларында, олимпиадаларда, үзешчән сәнгать һәм балалар иҗаты смотрларында, пионер слетларында, төрле конкурслар, бәйрәмнәр, Казанга, циркка, театрга, музейларга, зооботаника бакчасына экскурсияләргә бару, «Аҗаган» кебек гомуммәктәп уеннарын үткәрү өчен файдаланылды. Балалар Брест, Ленинград, Горький, Ульяновск шәһәрләрендә булдылар. Иң яхшы укучылар «Артек» пионер лагерында ял итте.
1959-1977 елларда Прасковья Васильевна интернатның алыштыргысыз тәрбиячесе булды. Балалар өчен ул икенче әни иде. Бик игелекле, игътибарлы, ул һәрчак ярдәм итә, тынычландыра, кызларны тегәргә һәм бәйләргә өйрәтә. Интернатның үзендә һәрвакыт чисталык, тәртип һәм көн тәртибе  катгый иде. Үзләренең алты балаларын, шулай ук башка балаларны да яратып, кайгыртып тәрбияләделәр. Аның өчен чит бала юк иде.
Мәктәпне үзгәртеп кору тулы куәтенә барды, ул кичке 8-9 сәгатькә кадәр умарта кебек гөжләде. Төрле түгәрәкләр эшләде, «Ял көне» клубы бар иде. Балалар файдалы эш белән мәшгуль иде, хулиганлык һәм башка хокук бозулар уйларына да кермәде. Бу мәктәп тормышында, иҗат эзләнүләрендә, үз эшенә фидакарь хезмәт итүдә, үсеп килүче буынның кешелек кыйммәтләренә тирән ышануда чагыла иде", - дип язган үзенең көндәлегендә әтиебез Сергей Никитич.
Бу мәктәптә әти 1982 елның сентябренә кадәр директор буларак эшли, соңыннан, сәламәтлеге буенча, дүрт ел тарих укытучысы булып эшли. 1986 елдан, каты авырудан соң, педагогик эшчәнлеген бөтенләй туктата. 1988 елдан башлап шәхси пенсионер була.
40 елга якын мәктәп директоры булып эшләп, 18 ел ул бу вазифаны партия оешмасы секретаре - башта Черемышево территориаль партоешмасы, ә аннары «Шигали» совхозы секретаре вазыйфасы белән бергә алып бара, 1948 елдан Иске Шигали авыл Советы депутаты итеп сайлана, башка күп кенә йөкләмәләр дә бирелә. Ял итми дә диярлек, ул эш дип янып-көеп йөрде.
Хезмәттәге казанышлары өчен «за трудовые отличия» медале, «Хезмәт ветераны» исеме, бик күп мактау грамоталары белән бүләкләнде. 1967 елда пропаганда һәм массакүләм-сәяси эштә актив катнашканы өчен төрле Мактау китабына, район Мактау тактасына кертелә. 1967 елда районда беренчеләрдән булып «Мәгариф отличнигы» күкрәк билгесе, 1970 елда «В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә. ТАССР Мактау китабына кертелә.
Бу вакыйгаларда нәрсәне дә булса аерып алу кыен, бу -  югалтулар һәм уңышсызлыклар, җиңүләр һәм казанышлар шатлыгы, ул авыр вакытта яшәргә, тормышларын кызганмыйча, үз Ватанын дошманнан сакларга, ә аннары җимерелгән илне торгызырга насыйп булган кешеләрнең зур хезмәте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: безнең гаиләдә герой бар Бөек Җиңүнең 75 еллыгы