СВО зонасына Питрәч районыннан 20 тонна гуманитар йөк озаттылар
Һәр тартмага күңел җылысы салынган
Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
СВО зонасына Питрәч районыннан 20 тонна гуманитар йөк, шул исәптән 10 тонна исемле посылкалар һәм ике “Шевроле Нива” автомобиле озаттылар.
Балалар иҗат йорты бинасы янына ике атна эчендә җыелган гуманитар ярдәмне машинага бергәләп төяү өчен питрәчлеләр җыелды. Кирәкле әйберләрне җыю турында 7 мартта игълан иткәннәр иде.
Кабул итүчеләр көн саен кем, кайчан һәм нәрсә тапшырганын теркәп барган. Исемлектә беренче урында “Солнышко” балалар бакчасы тора. Аларның тартмаларында консервлар, гигиена чаралары, макарон әйберләре, оекбашлар һәм тәм-томнар бар иде. Татар Тау Иле мәктәбе коллективы да шундый ук товарлар китергән. Без, репортаж төшерергә килгән редакция хезмәткәрләре дә, үз посылкабызны алып килдек. Анда, кирәкле әйберләрдән тыш, без волонтерлар һәм хәрбиләр турында язылган газета саннарын салдык. Безнең сугышчылар үзләренең батырлыгы һәм ярдәм итүчеләрнең хезмәте һәрвакыт игътибар үзәгендә булуын белсеннәр.
Азык-төлек һәм кием-салымнан тыш, район халкы медикаментлар, урын-җир һәм башка кирәкле әйберләр тапшырды. Кайберәүләр үз куллары белән ясаган әйберләрен китерделәр. Яшьләр үзәге коры душ, ә волонтерлар корпусы – окоп шәмнәре, окоп шырпылары һәм маскировка челтәрләре биргән. Төрле күләмдә, авырлыктагы һәм үлчәмдәге 200дән артык тартма җыелган. Шулай ук 1,5 тонна төзелеш материаллары: көрәкләр, саплар, пычаклар, бензопилалар, кадаклар һәм скобалар төялгән.
Зур йөк машинасы руле артында – Эдуард Хисмәтуллин, йөкне нәкъ менә ул илтә. Аның беренче тапкыр гына баруы түгел инде. Августта СВОда аның улы Артур һәлак булган, шуңа күрә ул бала өчен борчылуның нәрсә икәнен яхшы белә. Улы турындагы истәлек геройның әтисенә көч бирә, шуңа күрә ул кыенлыкларга һәм куркыныч булуга карамастан, ярдәм итә.
– Юл ике көнгә якын вакыт алачак, якынча 1600 километр юл үтәсе бар. Анда хәлләр җиңел түгел, куркыныч. Ләкин безнең егетләр өчен тырышырга кирәк. Алар сезнең ярдәмегезне югары бәялиләр һәм барыгызга да рәхмәт әйтәләр, – дип уртаклашты ул.
Акциядә яшь армиячеләр дә катнашты, алар арасында Питрәч беренче мәктәбенең 9 “А” сыйныфы укучысы Айнур Госамов та бар иде. Аның белән бергә тагын өч сыйныфташы да килде.
– Сугышчыларыбыз гуманитар ярдәмгә, җылы киемгә һәм даими рәвештә ризык китерүгә мохтаҗ, шуңа күрә мондый чараларда катнашу мөһим, – диде яшүсмер.
Укучыларның әтиәниләре дә читтә калмады, шул исәптән Елена һәм Игорь Иониннар.
– Мәктәп чатында йөк төяүдә ярдәм итәргә тәкъдим иттеләр. Безнең буш вакытыбыз бар иде, һәм без үз өлешебезне кертергә булдык. Изге эшкә ярты сәгать вакытыңны бирү, бер дә авыр эш түгел, – диде Игорь.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марина Харитонова район предприятиеләренә, оешмаларына, “Көмеш волонтерларга” һәм барлык битараф булмаган кешеләргә олы рәхмәтен җиткерде.
– Бу гуманитар ярдәм партиясе белән безнең сугышчылар безнең күңел җылыбызны һәм ярдәмебезне тойсыннар, – дип ассызыклады ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа