СВОда катнашучы Ленино-Кокушкинода волонтерлар һәм мәктәп укучылары белән очрашты
Чараны Халыкара волонтерлар көненә һәм Ватан Геройлары көненә багышладылар
.jpg)
Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
Ленино-Кокушкино авылында патриотик чара узды. Китапханәнең уку залына маскировка челтәрләре үрү белән шөгыльләнүче волонтерлар, авыл советы һәм мәктәп вәкилләре, шул исәптән укучылар җыелды. Төп кунак – ялга кайткан СВОда катнашучы Александр Спиридонов иде. Очрашуга ул тормыш иптәше һәм улы белән килде.
Хәрби хезмәткәрләрне китапханәгә чакыру инде күркәм традициягә әверелде. Китапханә мөдире Тәслимә Сәйфуллина авылдашлары өйләренә кайтканда даими очрашулар оештыра. Александр турында аңа яшь китап укучы – аның улы Егор сөйләгән.
– Малай китапханәгә килде дә: «Минем әти озакламый ялга кайтачак. Сез бит хәрбиләрне очрашуга чакырасыз, минем әтиемне дә чакыруыгызны телим, диде, – дип сөйләде Тәслимә Илдус кызы.
– Мин аның белән горурланам, чөнки ул безнең Ватанны саклый. Ул бик кыю, – диде бишенче сыйныф укучысы. – Аңа һәм барлык солдатларга хатлар язам, алар тизрәк әйләнеп кайтсыннар иде.
Очрашу Халыкара волонтерлар көне һәм Ватан Геройлары көне белән туры килде. Балалар җырлар башкардылар, патриотик шигырьләр укыдылар, волонтерларга рәхмәт әйттеләр. Соңгылары исә СВОда катнашучыга маскировка челтәре һәм балалардан хатлар тапшырдылар. Ул һәркемгә бүләкләре өчен рәхмәт белдерде һәм аларның фронтта бик кирәк булуын әйтте: челтәрләр – куркынычсызлык, ә хатлар – сугышчан рухны күтәрү өчен.
– Хатларны беркем дә ташламый, барысы да укыйлар. Кайберәүләрнең хәтта күзләре яшьләнә, – дип сөйләде Александр. – Ә маскировка челтәрләре булганда, төзелеш материалларын азрак сарыф итәсең. Тиз генә каплап куясың, яки алып куясың – уңайлы, озак вакытка ябып куярга да була, – дип сөйләде хәрби хезмәткәр челтәрләрнең файдасы турында.
Авылдашларының игътибары аны шатландыра, әмма ул үзен герой дип санамый, чөнки үз эшен башкара. Александр Спиридонов махсус хәрби операциядә дүртенче ел, рядовой званиесендә атучы булып хезмәт итә. Очрашуга ул бүләкләре белән килгән, аның өчен иң кадерлесе – Батырлык ордены. Хәрби хезмәткәр аңа 2023 елның ноябрендә яраланганнарны коткарган өчен лаек булган.
– Без үз позицияләребезне алдык, беркетү вакытында яралылар бик күп иде. Ул вакытта мин ярдәм күрсәттем һәм аларны эвакуацияләдем, – дип искә ала ул. Аның өчен «Сугышчан батырлыклар өчен» медале дә зур әһәмияткә ия.
Күп кенә волонтерлар Александрны яхшы белә. Әйтик, ул балалар бакчасына йөргән, ә аннары Галина Астраханцеваның улы белән бер сыйныфта укыган.
– Алар хәтта институтта бергә укыдылар, һәрвакыт дус булдылар. Саша безнең үз улыбыз кебек, – ди ул.
Ленино-Кокушкинодагы волонтерлар төркемен башта әлеге очрашуны оештыручы Тәслимә Сәйфуллина җитәкләгән. Ул билгеләп үткәнчә, эш 2022 елның ноябрендә башланган.
– Ул вакытта 41 кеше иде, хәзер 20 кеше калды. Ике сменада эшлиләр һәм көненә икешәр челтәр үрәләр, – дип сөйләде ул.
Чара барышында шулай ук волонтерларны бүләкләү дә булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia