Сыерлы йорт – сыйлы йорт
Мөхәммәтшиннар гаиләсе 2010 елда үз итләре, үз сөтләре булсын дип өч сыер сатып алырга булган. Хәзер аларның саны 15кә җиткән. Хуҗалыкта бозаулар һәм үгезләр дә бар.
2011 елда гаилә башлыгы Дилүс Мөхәммәтшин көтмәгәндә эшсез кала. "Нишләргә, гаиләне ничек туйдырырга?” - дигән уй төшә аның башына. Һәм шунда шәхси ярдәмче хуҗалык белән ныклап шөгыльләнергә, терлекләрнең баш санын арттырырга кирәк дигән карарга килә ул. Хатыны да аны үсендереп җибәрә: “Каймак, эремчек, май ясармын. Менә күрерсең, сатып алучыларыбыз бик күп булыр", - дип ышандыра. Ул чакта Фирсинә апа эшнең барып чыгасына үзем дә ышанмадым, ирем бөтенләй өметсезлеккә бирелмәсен дип кенә шулай, дип әйттем, ди. Әйтерсең лә ул барысын да алдан күргән! Бүген Мөхәммәтшиннарның сөт продукциясен сораучылар артканнан-арта гына бара.
- Безнең сатып алучыларның күбесе Казаннан. Без продукцияне шундаалып барып сатабыз. Телефоннан: “Сез кайда югалдыгыз, кайчан киләсез?”, - дип шалтыратып сорыйлар. Үз-үзеңне изоляцияләү режимы безгә шәһәргә барырга мөмкинлек бирми, - дип билгеләп үтә Фирсинә Фәритовна. - Башта бу хәл безне борчуга салды, сөтне кайда куярга белмәдек. Аны әрәм итеп булмый бит инде. Ярдәмне озак көтәргә туры килмәде.
- Без авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать иттек һәм тиздән, район хакимияте ярдәме белән проблема хәл ителде. Хәзер сөтне Муллагалиев КФХсына тапшырабыз. Ике көнгә бер тапкыр аларга 350-370 литр сөт илтәбез. Безнең өчен бу бик яхшы альтернатива, зур рәхмәт, - дип рәхмәтен белдерде хуҗабикә Илшат Әхмәтҗанов белән Адель Муллагалиевка. Хәзерге вакытта шәлелеләрнең шәхси ярдәмче хуҗалыгында 30 баштан артык мөгезле эре терлек исәпләнә, эш күп. Уллары булыша, Аллага шөкер, гаиләдә өч малай бар. Терлекләргә азык әзерләү өчен чәчүгә дә әзерләнергә кирәк. Техника бар, җир җитәрлек.
- Иртәнге биштә торам, көне буе эшләп бик арыйм, кичен көч хәлгә караватка барып авам, - ди Фирсинә Фәритовна. – Үз ризыгың булу, әлбәттә, яхшы, әмма бу бик авыр хезмәт нәтиҗәсе. Малларны бит кечкенә баладай карарга, тәрбияләргә кирәк. Авырсаң да, кәефең булмаса да, аларны ашатмый, эчертми калдырып булмый. Менә тавыклар белән генә рәхәт ул, шулкадәр матурлар, аларга сокланып туя алмыйм. Минем яшел йомырка сала торган токымлы тавыкларым да бар иде, - дип сүзен йомгаклады әңгәмәдәшебез, игътибарыбызны йорт кошларына юнәлтеп.
Хуҗалар яшерми, коронавирус белән бәйле хәлләргә алар борчыла, керемнәре дә кимегән. Тик гаилә төшенкелеккә бирелергә җыенмый, яхшыга өметләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа