Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Табиб Альбина Касыймова: «Мине һөнәремә һәм пациентларыма карата мәхәббәт үзенә тартып тора»

«Кызым, син үскәч табиб булырсың, мөгаен», – дип әйтә торган булган кечкенә Альбинага әнисе Роза Каюмовна.

«Көненә 60 кеше кабул итәм, әле тагын стационар, дәвалаудиагностика бүлеге, хәрби комиссариат бар, төнлә кизү торам, график буенча торак пунктларга, йортларга барам».

Безнең героиня Питрәчтә туыпүскән. «Кыңгыраучык» балалар бакчасына йөргән, урта мәктәпне тәмамлаган. Олы апасыннан аермалы буларак, ул кечкенәдән үк табиб булып уйнарга яраткан, курчакларны, уенчыкларны “дәвалаган”. 

Апасы Нурзия Тазиева да теш табибы булып эшләгән, ә хәзер сеңелкәше Айсылу Цурова район үзәк хастаханәсендә терапевт. Еллар узгач, әнисе белән Альбинаның теләге чынга аша. Мәктәпне тәмамлагач, ул Казан дәүләт медицина университетының дәвалау факультетына укырга керә. Алты ел белем алгач, 1995 елда аны Чаллы шәһәренең бишенче хастаханәсенә җибәрәләр, анда ул алты ел эшли. Питрәчтә табиблар җитмәү сәбәпле, Наталья Ксенофонтова һәм Гөләрә Хисамова аны эшкә монда кайтырга күндерә. Туган җир, якын кешеләр... Ул озак уйлап тормый, ризалаша. Шуннан бирле инде 22 ел ул район хастаханәсендә терапевт-проктолог булып эшли.

Терапевт – универсал табиб, авыруларны карый, диагнозлар куя, анализларны тикшерә, тар белгечләргә җибәрә, чакырулар буенча өйләргә бара, ашыгыч ярдәм күрсәтә, госпитализация билгели, дәвалый. Альбина Фәниловна бу эшләрнең барысын да башкара. Авыруларга ярдәм итү өчен кайвакыт игътибар һәм кайгырту да җитә, ә кайбер ситуацияләрдә исә – тиз, төгәл һәм дөрес гамәлләр кирәк.

– Шимбә көнне хастаханәгә бер хатын-кыз килде, аның ашкайнату юлында дару тыгылып калган булып чыкты. Бу көнне башка белгечләр юк иде. Мин аңа җылы су бирдем, башыннан сыйпадым, тынычландырдым, шуннан соң ул нормаль халәткә кайтты һәм даруны йотып җибәрә алды. Шуңа күрә безнең эштә әле яхшы психолог та булырга кирәк, – дип сөйли табиб. – Тагын Әлбәден авылында булган бер вакыйга истә калган. Без карт кешеләр яшәгән һәр йортны йөреп чыктык. Берсендә күрәбез: бер ир-ат үзенә урын таба алмый, борчыла, бер урыннан бер урынга йөгерә. Көчкә туктаттык. Соңыннан аңа инфаркт булганы ачыкланды. Авыруга беренче ярдәм күрсәттек һәм хастаханәгә алып килдек, – дип сүзен йомгаклый Альбина Фәниловна.

Эштән тыш, шәхси тормышта ул, күп кенә хатынкызлар кебек үк, өй эшләре белән шөгыльләнергә, тортлар пешерергә, табигатьтә булырга, аның матурлыгыннан ләззәтләнергә, кошлар сайравын тыңларга ярата. Сәламәт яшәү рәвеше алып бара, чаңгыда шуа, өстәл теннисы уйный, атна саен Аркатау авылына купельдә су коенырга бара.

– Эш авыр, әлбәттә. Барысын да ташлап китергә теләгән вакытлар була. Әмма мине һәрвакыт һөнәремә һәм пациентларыма карата мәхәббәт үзенә тартып тора. Мин бит аларга ярты гомеремне багышладым. Мин алардан, ә алар миннән башка булдыра алмый, - ди табиб.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса