Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Табиблар бер ир-атның борыныннан илле ел яткан тимер акча алган

Зеленоград шәһәрендәге Кончаловский исемендәге хастаханә табиблары 59 яшьлек бер ир-атка операция ясаган.

Бу кешенең борынында тимер акча булган. Бер тиенлек тимер акча борын эчендә илле ел чамасы яткан.
КТ ясагач кына, пациент бала чагын искә төшергән. Алты яшьлек чагында уйнаган вакытта ул борынына бер тиенлек тимер акча тыгып куйган булган. Әнисенә әйтергә курыккан, аннары бу турыда үзе дә оныткан. Борын куышлыгындагы тимер акча тирәсендә ташсыман әйбер формалашкан (ул ринолит дип атала). Бу ир-ат моңа кадәр дә сулыш алу кыенлашудан интеккән, әмма табиблар моны борын кимерчәге кәкрәю белән аңлаткан. Табиблар тимер акчаны алган, шулай ук аның борын кимерчәген дә турайтканнар.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса