Табигатьне кечкенәдән саклыйлар
Билгеле булганча, чүплек савытларына ташланган көнкүреш калдыклары экология өчен куркыныч тудыра. «Каенкай» балалар бакчасында файдаланылган предметларга «икенче тормыш» бүләк итәләр.
«Каенкай» балалар бакчасы тәрбиячеләре балалар белән бергә кирәкмәгән материаллардан
төрле эшләнмәләр эшлиләр. Файдаланылган кәгазьләр дә эшләнмәләр өчен тотыла. Аннан төрле әйберләр, шулай ук театр куелышлары өчен курчаклар ясыйлар.
Башта алар файдаланылган кәгазь яки картонны эшкәртәләр, аларны махсус эретмәләргә манып алалар, аннары киптерәләр... Кыскасы, барлык кирәкле операцияләрне этаплап башкаралар. Нәтиҗәдә, курчаклар барлыкка килә, алар алга таба театр сәхнәләренең төп геройларына әйләнәләр.
«Каенкай» республика дәрәҗәсендәге инновацион мәйданчык булып тора. Балалар бакчасы мөдире Наталья Матросова сүзләренә караганда, алар республика һәм бөтенроссия конкурсларында лауреатлар булып торалар. Бу ел да искәрмә түгел. Мәктәпкәчә учреждение «Илнең 500 иң яхшы белем бирү оешмасы-2020» Бөтенроссия конкурсында катнашты һәм лауреат булды.
- Без инде күп еллар дәвамында балаларга экологик тәрбия бирү юнәлешендә эшлибез, безнең конкурс проекты күпкырлы һәм кызыклы килеп чыкты. Безне Бөтенроссия конкурсы лауреаты дипломы һәм истәлекле медальләр белән бүләкләделәр. Без шулай ук «Эко-лидер» конкурсы призерлары булып торабыз, безнең тәрбияләнүчеләр «Агач утырт» һәм башка экологик акцияләрдә катнаша. Балаларны савыктыруга зур игътибар бирәбез. Алар белән саф һавада чыныгу процедуралары, физик дәресләр үткәрәбез, - дип сөйләде балалар бакчасы мөдире Наталья Матросова.
Алда аларны яңа планнар, яңа казанышлар көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа