Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Талантлы, гомерен яраткан эшенә багышлаган лектор-экскурсовод ханым турында

"Ленино-Кокушкино" музей-тыюлыгы хезмәткәре Анна Ивановна Пигасова инде 60 ел музейга килүчеләргә Владимир Ильич Ленин һәм аның гаиләсе турында сөйли.

Хатын-кызның яшен сорау тәрбиясезлек санала, тик шулай да мин Анна Пигасовадан ничә яшьтә булуын сорарга җөръәт иттем. Аңа 84 яшь икән. Шундый олы яшьтә дә ул һәр иртә, ике километр юлны җәяү үтеп, эшкә йөри. Музей-тыюлыкта нәтиҗәле эш көне үткәрә, ә аннан соң җәяүләп кире өенә кайта.
- Мин гомерем буе Владимир Ленин тарихы белән бәйле. Башта төрле чыганаклардан туганнарының, язучыларның истәлекләреннән аның биографиясе турында мәгълүмат җыйдым. Аннан гаиләсе турында җентекләп өйрәндем. Тыңлаучыларым белән бергә мин уемда ул чордагы вакыйгаларны кабат җанландырам. Хәзер бу тарих - минем дә бер өлешем. Боларны ничек калдырып китим инде? - дигән риторик сорау бирә миңа Анна Ивановна.
Ул үткәргән экскурсияләрдә булган кешеләр еш кына: “Анна Пигасова Ленин, аның якыннары турында шулкадәр яратып сөйли, аның тавышында әллә никадәр җылылык, мәхәббәт, дулкынлану хисе яңгырый, әйтерсең, бу утарда аның үз туганнары, аның өчен бик кадерле кешеләр яшәгән”, - дип әйтә. Кем соң ул үзенең гомерен "Ленин бабай" тарихын саклауга багышлаган ханым?
Безнең героинябыз тумышы белән Алабуга районының Яңа Сентәк авылыннан. Әти-әнисе гади крестьяннар булган, көн-төн колхозда хезмәт куйганнар, ике бала үстергәннәр - Василий һәм Анна. Гаилә башлыгы Иван Николаевич башта гражданнар сугышында катнаша, Бөек Ватан сугышы вакытында фронтка 1941 елның 26 июнендә китә. Көннәрдән бер көнне аның хатыны Матрена Петровнага “кара кәгазь” китереп тоттыралар, калтыранган куллары белән тотып ул анда "хәбәрсез югалды" дигән сүзләр укый. Шул вакыттан бирле ул кызын һәм улын берьялгызы тәрбияләп үстерә, аларга лаеклы белем бирә. Анна башта Яңа Сентәк башлангыч мәктәбендә укый, аннан соң "җидееллык"ка керә, Алабугада беренче Ленин мәктәбендә укуын дәвам итә. Белгечлеген китапханә техникумында ала. 1957 елда яшь кыз Питрәч районына эшкә җибәрелә һәм Иске Шигали авыл китапханәсе мөдире булып эшли башлый. 1959 елда аны район Советы һәм авыл Советы депутаты итеп сайлыйлар, ике ел Анна Ивановна башкарма комитет әгъзасы була.
ТАССРның 40 еллыгына партия райкомы аны Владимир Ильич музеена эшкә күчерергә карар кыла. Шул вакыттан бирле Анна Пигасова биредә онытылмаслык экскурсияләр алып бара. Аның ире, мәрхүм Иван Сергеевич та монда эшләгән. Аңа хуҗалык эшләре йөкләнгән була: балта остасы да, бакчачы да, каравылчы да була ул. Пигасовлар гаиләсенә 60 яшь. Ана Ивановнаның ире өч ел элек вафат булган, хәзер ул ялгызы яши, кызлары Ольга һәм Татьяна, оныгы Александр гаиләсе белән кунакка еш киләләр.
Анна Пигасова сөйләве буенча күпме кеше Владимир Ильич һәм аның гаиләсе белән танышкан, хәзер исәпләп бетерерлек түгел. Музейга яшьләр дә, өлкән буын кешеләре дә, башка шәһәрләрдән, хәтта илләрдән дә киләләр, чөнки сәясәт эшлеклесе шәхес буларак ул бөтен дөньяда билгеле. Анна Ивановна күп санлы мактау кәгазьләре һәм грамоталар белән бүләкләнгән. ТР Мәдәният министрлыгының ”Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе, ”Хезмәт ветераны”, ”Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан фидакарь хезмәт өчен”, ”ВЛКСМГА 100 ел” һәм башка медальләре бар. Анна Ивановна тиздән үзизоляция режимы уңышлы тәмамланыр, кабат кунаклар каршы алырмын, һәм мең дә беренче тапкыр Ленин бабай тарихын сөйләрмен дип өметләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса