Талкыш авылыннан хезмәт ветераны Елизавета Любовага 87 яшь тулды
Ул күрше Теләче районының Югары Мирәтәк авылыннан.
Талкыш авылында Мишә елгасы буенда бер йорт урнашкан, анда Елизавета Васильевна яши. Ул күрше Теләче районының Югары Мирәтәк авылыннан. 1961 елда, шушы авыл егете Андрей Любовка кияүгә чыккач, безнең районга күченгән.
Ул 1937 елда гади колхозчылар Мария Михайловна һәм Василий Степанович гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килгән. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә, шуңа күрә күп эшлиләр, уен эләкми дә кала.
– Һәрчак эштә булдык, – дип искә ала Елизавета Васильевна. – Мин хәзер, ничек итеп төшке аш әзерләвебезне һәм аны, әти-әниләребез, өлкән абыйларыбыз һәм апаларыбыз эшләгән иген басуына, ындыр табагына алып баруыбызны искә төшерәм. Алар ашаган арада без аларны алыштырдык. Шул еллар безне чыныктырды, – диде ул.
Булачак ире белән тугызынчы сыйныфта укыганда танышканнар. Ул печән өстендә колхозга булышырга килгән булган.
– Көтмәгәндә күрше Талкыш авылыннан егетләр килде. Мин оялчан идем, шалашка кереп качтым. Аларның берсе баянчы иде, ул: “Мине шалашка кереп качкан кызыгыз белән таныштырыгыз әле”, диде. Дөресен генә әйткәндә, ул да миңа ошады, бер күрүдә гашыйк булдым, – дип елмая Елизавета Васильевна.
Тиздән егет армиягә китә, ә ул укуын дәвам итә. Балачактан ук укытучы булырга хыяллана, чөнки яхшы укый, күп кенә яшьтәшләре өчен үрнәк була. Мәктәпне тәмамлагач, Казан химия-технология институтына укырга керергә тели, ләкин барып чыкмый. Кызны институтта лаборант итеп калдыралар. Ул яңа эш белән шулкадәр мавыга, хәтта егетенең армиядән кайтканын да сизми кала.
– Ул мине килеп кочаклады, – дип ничек очрашулары турында сөйләде Елизавета Васильевна, – мин аны башта танымадым һәм: “Солдат, нигә син мине кочаклыйсың?” дип сорадым. Әлбәттә, аннары бер-беребезне таныдык, шатландык. Өйләнешкәч, аның туган авылында яши башладык. Гомер буе суны Мишәдән эчтек, аның артында элек чишмә бар иде, – ди ул.
Хатын күрше Янсуар авылы фермасында эшли, анда бозау караучы, сыер савучы, дуңгыз караучы, сөт җыючы була, көн саен ат белән күрше Раевка авылына сөт ташый. Аннары Янсур авыл мәдәният йортында тынычрак эш тәкъдим итәләр. Ләкин ул терлекләрен калдырырга теләми, фермадагы эшкә күнеккән. 1967-1969 елларда Янсуар авыл Советы депутаты була. Йорт хуҗалыгында да терлекләр күп асраганнар – сыерлар, атлар, дуңгызлар, йорт кошлары, зур бакча. Алар кечкенә йортта кайнанасы, иренең әбисе белән бергә яшәгәннәр. Ире Андрей Егорович та колхозда эшләгән, ул өстәвенә яхшы баянчы да була, бер генә туй да, башка бәйрәмнәр дә аның катнашыннан башка узмый. Балык тоту белән дә мавыга, көрәшне ярата, хәтта Янсуарда Сабантуй батыры булып та калган. Кызганыч, 2007 елда ул вафат була.
Ир белән хатын өч ул тәрбияләп үстергән, олы уллары Николай гомер буе еракка йөрүче автобус шоферы булып эшли, уртанчылары Петр төзүче-прораб, кечесе Геннадий иминият компаниясе директоры. Өч улы да Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән, сержант дәрәҗәсен алган, бүлек командирлары булганнар. Оныклары да югары белем алган: Сергей – беренче мәктәптә укытучы, Руслан – РУЭСта инженер, Андрей һәм Виталий – Яр Чаллыда табиблар булып эшлиләр.
Җәен Любовларда бик күңелле, балалары, оныклары, оныкчыклары кайта.
Ул кышын Питрәчтә кече улы Геннадийда яши, ә язын кире авылга кайта. Әлбәттә, аңа ярты гасырдан артык бергә яшәгән күршеләреннән аерылу моңсу. Татьяна Волкова һәм Мария Любова белән алар аерылгысыз дуслар, берберсенә кунакка йөриләр, яңалыклар, фильмнар, телевизордан концертлар карарга яраталар. Елизавета Васильевна әле хоккей фанаты, “Ак барс” өчен җан ата. Ул шат күңелле кеше, әтиәнисе, ире, балалары һәм оныклары өчен язмышына бик рәхмәтле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа