Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тамак борчый башлаган чорда ни эшләргә?

Тискәре йогынтысы булырга мөмкин. Киңәшләрне кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшегез.

Тамак төбе борчый башлаган чорга да бармак аша карарга ярамый, ди табиблар. Авырту борчый башлаган беренче көнне үк тамакны көненә берничә тапкыр үлән төнәтмәсе белән чайкатырга кирәк. Ромашка, шалфей яки тырнак гөле бигрәк тә файдалы. Төнәтмә ясау өчен стаканга бер аш кашыгы үлән салып, өстенә кайнап торган су коясың да 15–20 минут каплап тотасың. Муенга компресс куюның да файдасы булмый калмас. Моның өчен марля кисәген җылытылган көнбагыш маена манып, авырткан урынга ябасың. Өстенә балавызлы кәгазь яисә пленка каплап, җылы шарф белән уратып куясың.


Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: файдалы киңәшләр