Тантаналы шартларда питрәчлеләрне бүләкләделәр
Бүләкләү тантанасында ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
«Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ тракторчысы Алексей Спиридоновка «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» дигән мактаулы исем бирелде;
Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсенең җитештерүмаркетинг бүлеге консультанты Халит Вәлиуллинга «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде;
Ветераннарның җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Эльгиза Фәйзуллинага күпьеллык намуслы хезмәте һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен Татарстан Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды;
Пимәр авыл җирлеге башлыгы Рәмис Гыйматдинов нәтиҗәле хезмәте һәм җирле үзидарәне үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде;
«Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәре Елена Романчева нәтиҗәле хезмәте һәм социаль-икътисади үсешкә зур өлеш кертүе өчен ТР Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хатын алды;
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа