Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Таныш булыгыз, Апаровлар - тырыш һәм тату гаилә

Авыл читендәге йортларның берсендә Кибәчнең тагын бер бәхетле гаиләсе яши. Ә үзләренә карата хөрмәтне алар хезмәт сөючәнлекләре һәм һәркемгә дустанә мөнәсәбәттә булулары белән яулаган.

Аларның зур, уңайлы йортларында (Апаровлар ремонт ясаганнар һәм янкорма төзегәннәр) гаилә башлыгы Михаил Дмитриевич, аның тормыш иптәше Мария Ивановна, өч уллары Валерий, Виталий һәм Сергей яши. Уртанчы һәм кече уллары машина йөртүче булып эшлиләр, ә олы уллары Валерий районның алдынгы механизаторы. Алар белән бергә Михаилның 94 яшьлек әнисе Екатерина Константиновна яши, аны да авылдашлары бик хөрмәт итә.
Бу гаилә бөтен гомерен туган авылына, җиргә багышлый.
Михаил Дмитриевич үзе ДТ-75, Т-4, Т-150 чылбырлы тракторларында эшли. Һәм, әлбәттә, комбайннарда.
- Менә күптән түгел көнбагыш орлыгын җыюны төгәлләдек, улым Валерийга булыштым, - ди Михаил, - көндез мин, ә төнлә улым эшләде. Аллага шөкер, яңгырларга кадәр өлгердек. Үз вакытында мине Иван дәдәй тракторда эшләргә өйрәтте. Үз чиратымда, мин улларымның остазы булып саналам, җәйге каникулларда алар көннәр буе янәшәдә булдылар, бөтен эштә булыштылар. Менә шул вакытта аларда туган җиргә карата мәхәббәт тугандыр да инде. Аларның минем эшне дәвам итүләренә бик шатмын, безнең бөтен династия бит җирдә эшләде.
Буш вакытта телевизордан спорт чараларын карыйм, бигрәк тә хоккей яратам. Ә җәен балык тотам.
- Мин тумышым белән Янсуардан, - ди тормыш иптәше Мария Ивановна, - мин Кибәчкә кунакка килдем, шунда булачак ирем белән таныштым, тиздән өйләнештек тә.
Үз вакытында безне, кызларны, фермага алып йөрделәр, без анда экскурсияләр дә ясадык, терлекчеләр эше белән дә таныштык. Шул вакытта мин сыер савучы булырга карар иттем, бу эшкә тиз өйрәндем. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, фермада сыер савучы булып эшли башладым, Кибәчкә күчкәч яраткан эшемне дәвам иттем.

Фермада озак еллар фермада иптәш кызларым Анна Тимофеева, Ольга Чубаева, Роза Апарова белән эшләдем.  Авыр вакытларда бер-беребезгә булыша идек. Эштә генә дә түгел, тормышта да бер-беребезгә таяна ала идек.

Үз хезмәтләрем өчен бүләкләр алганым булды, күп тапкырлар сыер савучылар конкурсында катнаштым. Әйе, сыер, үгез, дуңгыз, каз, тавык асрыйбыз, бакчабыз бар... Синеке, минекенә бүлешмәдек, хәзергәчә бөтен эшне бергә башкарабыз.
- Безнең Мария бик тырыш хатын-кыз, ул бөтен җирдә өлгерә, өйдә генә түгел, күршеләренә дә ярдәм итә, гаиләсе дә бик тату, - ди авылдашы Галина Токранова аның турында.
Кибәчтә эшләргә дә, күңелле ял итәргә дә яраткан әнә шундый кешеләр яши.

 

Без газетабызның  алдагы саннарында һичшиксез, туган ягыбыз кешеләре турында язуыбызны дәвам итәчәкбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч җире кешеләре