Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Татар-информ» фотографы Питрәч районы Шәле мәчетендә азан әйтте

Салават Камалетдиновның дини белеме бар, моңа кадәр ул «Кол Шәриф» мәчетендә эшләгән.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы фотографы Салават Камалетдинов Питрәч районы Шәле авылының «Мәрзия» мәчетендә Җомга азанын әйтте.

Салават Камалетдинов Шәлегә репортаж әзерләргә барган иде. «Мәрзия» мәчете имам-хатыйбы: «Кем азан әйтә?» — дигәч, фотограф: «Үзем әйтәм», — дип җавап кайтарды.

Салават Камалетдиновның дини белеме бар, ул Россия ислам институтын тәмамлаган. Моңа кадәр «Татар-информ» фотохәбәрчесе «Кол Шәриф» мәчетендә эшләгән

Азан әйтә алуыма шатландым. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте булсын», — диде ул.

«Мәрзия» мәчетенә намазга якынча 35 кеше килгән иде.

Картлар йөри алмый. Күбесе өйдә укый. Гадәти көндә кеше тагын да әзрәк. Казанга йөреп эшләүчеләр дә бар бит. Җомгада кайчак 40-50 кеше була әле. Шунысы куандыра. Гаетләргә бик күп киләләр, урын да калмый», — диде мәчетнең имам-хатыйбы Исламгали хәзрәт Мөхетдинов.

 

Фото Салават Камалетдиновның шәхси архивыннан

ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса