Татар Казысы авылында җирле халыктан көтүлекләрне тартып алырга телиләр
Редакция әлеге хәлгә ачыклык кертергә булды
Татар Казысы авылында җирле халыктан көтүлекләрне тартып алырга телиләр. Җирне сатып алган инвестор авыл халкына үз шартын куйган: алар җирдән файдаланган өчен аренда түләве түләргә, йә электр көтүлекләрен алырга, мөгезле эре терлекне башка урынга күчергә тиеш.
“БУ БЕЗНЕҢ ТӨП КЕРЕМЕБЕЗ”
Татар Казысы терлекчелек белән дан тота. Һәр хуҗалыкта диярлек бишәр сыер асрыйлар. Авылда һәркемгә дә эш җитми, ә район үзәгеннән алар 30 километр ераклыкта урнашкан. Шуңа күрә халыкның төп табышы - терлекчелек. Мәүлия Дунаева 7 сыер тота. Ул мәктәптә җыештыручы булып эшли. Хезмәт хакы зур түгел, шуңа күрә гаилә фермерлык белән шөгыльләнә.
Сөтне җыючыларга тапшырабыз. Айга 50-60 мең сум табыш алабыз. Әмма бу “чиста” керем түгел. Акчаларның бер өлешен азык, бер өлешен электр энергиясе өчен түләүгә тотабыз. Безнең пай җиребез бар, нигездә печәнне шуннан алабыз. Әмма бу гына җитми – кышка 100ләп рулон печән кирәк. Быел бер рулонны 1500 сумга сатып алдык. Тагын фураж, 12 тонна ашлык әзерләргә кирәк. Көтүлекләрне алсалар, безнең белән нәрсә булыр, белмим. Без ничек яшәрбез?! Көн буе сыерларны абзарда бәйдә тота алмыйбыз бит. Керемебез кимиячәк. Шәледә дә шундый ук хәл булды – көтүлекләр өчен урыннар калмады, хәзер анда мал-туар аз асрыйлар. Алар сөт продуктларын бездән сатып ала. Җирне алсалар, безнең авылда да шулай булачак, - диде аптырашта калган Мәүлия Дунаева.
Авылда һәр урамның үз көтүлеге бар. Проблема, нигездә, Яңа урамына һәм өлешчә Мәктәп урамында яшәүчеләргә кагыла. Бу көтүлекләр – аларның йортларыннан якында гына урнашкан, анда 8 хуҗалыктан якынча 53 сыер йөри.
“МИН САЛЫМ ТҮЛИМ, БУ МИНЕМ ҖИРЕМ”
Төрле якның да фикерен ишетер өчен без җир участогы хуҗасы Рәфис Галимов белән элемтәгә кердек. Аның сүзләренә караганда, ул халык белән сөйләшергә һәм аларның тәкъдимнәрен тыңларга әзер.
Питрәч районында минем җирләрем күп. Үз вакытында игенчелек белән шөгыльләнү өчен күп җирләр сатып алдым, әмма планнар үзгәрде. Хәзер минем барлык җирләрем дә бу районда арендага бирелә. Проблема шунда, участокта минем рөхсәттән башка, электр көтүлекләре өчен буразналар ясаганнар. Мин авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать иттем һәм башта без бер-беребезне аңлаган кебек идек. Соңыннан уртак тел таба алмадык. Шуннан соң җирләрне үзләштерү турында полициягә гариза яздым. Алардан бу авыл җирлеге башлыгының җаваплылыгы дигән җавап килде. Халык мәнфәгатьләрен кайгыртырга кирәклеген аңлыйм. Үз вакытында мин бу җирләрне сатып алдым, хәзер моның өчен салым түлим. Табыш алырга тиешмен бит, шуңа күрә аренда түләве кертергә кирәк.
Питрәч районында бер гектар җир өчен 750-1000 сум тирәсе акча түлиләр. Мин җирле халык белән сөйләшергә әзер, фикер алышачакбыз, - диде Рафис Галимов. Питрәч районы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы хәбәр итүенчә җирләр 2009 елдан бирле “Золотой колос” оешмасына караган. Компания бөлгенлеккә төшкәч, әлеге җирләрне аукцион аша саткан. Бу җирләр законлы юл белән сатылган.
Хәл бик катлаулы. Килешү юлы табылыр, дип ышанабыз. Авылдагы вакыйгаларны күзәтеп барачакбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа