Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татар Казысында грант акчасына трактор сатып алдылар

Яңа техника ике миллион сумга төшкән.

– Республика авыл җирлекләре арасында үткәрелгән конкурста без 1,5 миллион сумлык грант оттык. Әмма бу акча трактор сатып алырга җитмәде, чөнки ул кыйммәтрәк тора. Район башлыгы Илһам Кашаповка мөрәҗәгать итәргә булдык. Ул безгә калган сумманы табарга булышты. Нәтиҗәдә, аукцион аша 1 миллион 939 мең сумга трактор сатып ала алдык, - дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Фаяз Кәримуллин.

Юлларны кардан чистарту өчен шулай ук кар эттергеч тә сатып алганнар. Соңгы тапкыр кар яву вакытында аны сынап караганнар инде.

Татар Казысы терлекчелек белән дан тота, биредә һәр гаиләдә биш-алты сыер асрыйлар.

– Безнең авылда 770 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 250се – сыерлар. Көн саен 1,5 тонна сөт тапшыралар. Юллар булмаса, сөтебез әчиячәк, - дип сөйләде Фаяз Габдулла улы.

Татар Казысыннан тыш, трактор Рус Казысындагы юлларны да чистартачак. Киләсе елда үзара салым акчасына трактор өчен асылмалы җиһаз сатып алырга планлаштыралар. Әлегә чапкычта һәм төягечтә тукталганнар. Һәр кешедән 500әр сум җыячаклар. Авыл ел саен әлеге программада катнаша, шуның белән авылдагы тормыш сыйфатын яхшырта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса