Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татар Тау Иле авыл җирлеге башлыгы үзара салымның файдасы турында сөйләде

Бу авыл халкы республика программасында ул тормышка ашырыла башлаганнан бирле катнаша.

Хәзер район авылларында юлсызлык, караңгы урамнар, ремонтланмаган су башнялары проблемалары юк. Үзара салым кертелгәннән бирле җирле халык авылларының иң мөһим проблемаларын хәл итүгә кереште. Соңрак сугышта һәлак булган авылдашларына куелган һәйкәлләрне ремонтлау, чишмәләр, зиратларны төзекләндерү, балалар мәйданчыклары төзүгә дә чират җитте.

Фәнис Хөсәенов бер елга якын Татар Тау Иле авылы җирлеген җитәкли, Княжа һәм Рус Тау Иле авыллары да бу җирлеккә карый. Бүгенге көндә Рус Тау Иле авылында даими яшәүчеләр юк диярлек. Авыл җирлегендә барлыгы 638 кеше яши, шуларның 501е Татар Тау Илендә, калганнары Княжада.

– Безнең халык бик актив, шуңа күрә үзара салым буенча акча йөз процент җыелды, – дип сөйләде Фәнис Фәррахетдин улы.

Җыелган акчаларны нәрсәгә тотачакларын халык җыенында бергәләп хәл итәләр. Узган ел Татар Тау Иле авылында республика өлеше белән бергә гомуми сумма – 890000 сум, ә Княжада 292500 сум тәшкил иткән.

– Быел Татар Тау Илендә су белән тәэмин итү системасын ремонтлау һәм модернизацияләү белән шөгыльләндек. Әйтергә кирәк, бу бик катлаулы, күп вакыт таләп итә торган һәм бик чыгымлы эш. Шулай да бу эшкә кайчан да булса керешергә кирәк иде инде. Авыл үсә, су белән тәэмин итү системасына яңа абонентларны һәм социаль объектларны тоташтырырга кирәк. Иске чуен торбаларының инде күптән сроклары чыккан, яраксызга әйләнгән. Аларны заманча, калын полиэтилен торбаларга алыштырдык. Шулай ук суны ябып куя торган җайланма белән дүрт кое, дүрт янгын гидранты ясадык. Авылның барлык сигез урамындагы юлга таш җәелде, урамнарда 132 яктырткыч фонарь яна, бер ел эчендә янып чыккан 31 лампочка алыштырылды. Шулай ук Татар һәм Рус Тау Илләрендәге зиратларның территорияләре төзекләндерелде. Быел, Княжа авылы халкы үтенече буенча, Химиков урамында балалар мәйданчыгы төзелде. Биредә спорт комплексы, мини-футбол һәм волейбол мәйданчыклары, баскетбол боҗралары, өч төрле таган, комлык һәм башкалар бар. Шулай ук анда яктылык үткәрдек, бары тик койма белән генә әйләндереп аласы калды. Гражданнарның соңгы җыенында Татар Тау Иле һәм Княжада авыл эчендәге юлларга вак таш җәюне дәвам итәргә кирәк дигән фикергә килдек, чөнки урамнар зурая. Бу Белкино, Новая һәм Строителей урамнары, шулай ук ремонт таләп ителгән урыннарда төзекләндерү эшләре алып барачакбыз. Әлбәттә, көпчәкле трактор сатып алырга хыялланабыз, моның өчен грант алырга кирәк. Безнең торак пункт инде ике тапкыр грант отты, ә нигә өченче тапкыр да отмаска?! – ди Фәнис Фәррахетдин улы.

Торак пункт территориясендә “Ак барс-Питрәч” терлекчелек комплексы, ике карьер, берничә КФХ, кибетләр бар. Алар барысы да авыл үсешенә актив ярдәм итә, дип таный авыл җирлеге башлыгы.

– “Ак барс-Питрәч” җитәкчесе Радик Зиннәтовка аеруча рәхмәтлебез, ул техника белән дә, Сабантуйлар үткәрергә дә ярдәм итә, мәктәп тормышында һәм башка чаралар оештыруда катнаша. Авыл халкының эш һәм яхшы хезмәт хакы белән тәэмин ителүе дә мөһим.

Илнур Фәсхетдинов бу хуҗалыкта механизатор булып эшли.

– Безнең гаилә һәрвакыт үзара салым җыюда катнаша, аның нәтиҗәләре күз алдында: урамнардагы юлларга инде күптән вак таш җәелде, су белән тәэмин итү системасын алыштыру эшләре бара, – диде Илнур.

Авылның тагын бер кешесе Гөлсинә Абдуллина да аның белән килешә, ул шулай ук үзара салым түләүдә һәм авыл тормышында актив катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса