Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татар Тау Иле авылында яшәүче Рәфисә Юсупова үзенең 95 яшьлеген, ә Күннән Халисә Нәбиуллина 90 яшьлеген билгеләп үтте

Аларны күркәм юбилейлары белән котларга балалары, оныклары, авыл җирлекләре башлыклары килгән иде. Алар ветераннарга нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр, Россия Президенты һәм район башлыгы исеменнән котлау хатлары тапшырдылар.

Аның хезмәт стажы - 55 ел

Рәфисә Юсупова 1926 елның 11 августында Балтач районының Килеево авылында туа. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 14 яшь була.

Башта безне Кайбыч районына окоп казырга, аннары Шәмәрдән урманнарына утын әзерләргә җибәрделәр. Мин фабрика-завод училищесын тәмамладым һәм Казандагы бинокль заводында эшли башладым. Совет халкының җиңүе турындагы хәбәрне эштә ишеттем. Күпләр шатлыктан елады, - дип искә ала Рәфисә Һадиевна.

1946 елда ул иптәш кызы белән Татар Тау Иле авылына кунакка кайта, шунда Исмәгыйль исемле егет белән таныша.  Алар бер күрүдә бер-берсенә гашыйк була. Тиздән  яшьләр өйләнешә. Алар бергә алты бала – бер ул һәм биш кыз тәрбияләп үстергәннәр.

Гомер буе бер-беребезне яратып, хөрмәт итеп яшәдек, мәхәббәтебез саф, чиста булды, - диде юбиляр.

Гаилә башлыгы колхозда бухгалтер булып эшләгән. Исмәгыйль Ибраһим улы шулай ук оста балтачы да булган, төзелеш эшләрендә авылдашларына ярдәм иткән. Хатыны фермада бозау караучы булып эшләгән. Гомеренең күп өлешен яраткан эшенә багышлаган. 74 яшендә генә лаеклы ялга киткән. Тәҗрибәле терлекчене җибәрәселәре килмәгән. Ул үзе дә эшен бик яраткан. Фидакарь хезмәте өчен бик күп бүләкләргә лаек булган. Хәзер укучылары Рушания Гыйззәтуллина һәм Мансур Сафинның фермада эшләүләренә сөенә.
Бүгенге көндә юбиляр үзе генә яши, әмма аның бервакытта да ялгызы калганы юк. Аның тату һәм кайгыртучан күршеләре, балалары, 10 оныгы, 16 оныкчыгы һәм 1 оныкчык баласы бар. Һәммәсе дә аның янында еш кунак булалар.
Рәфисә апа чәчәкләр үстерә, телевизор карый, әмма барыннан да бигрәк ул укырга ярата. Һәр ярты ел саен ул 4 мең сумнан артык бәягә газета-журналлар яздырып алдыра. Татар һәм рус телләрендә укый, республика газеталары һәм район газетасы ала.


Иң мөһиме – якыннары янәшәсендә

Халисә Нәбиуллина – Күн  авылында туып-үскән, шунда гомер иткән һәм эшләгән.
Сугыш башланганда аңа 10 яшь булган. Тыныч вакытта әтисе бригадир булган. Аның гаиләсе белән саубуллашуы әле дә күз алдында тора. Әтисе фронтка китә һәм кире әйләнеп кайтмый. Сугышның беренче көннәрендә үк һәлак була. Ә кызы бу вакытта урман кисә.

Без дустым Сәлимә белән ике куллы пычкы белән агач кистек. Олылар белән беррәттән эшләдек. Бервакыт минем аягына бүрәнә авып төште, бик каты авыртса да, мин эшләүдән туктамадым. Без эштән курыкмадык, балачактан чыныккан, тырыш булдык, барысын да намус белән башкардык. Бәрәңге дә казыдык, борчак та чаптык, ындыр табагында, теплицада эшләдек, - дип искә ала юбиляр.

Булачак ире Нәҗип белән аны дус кызы таныштырган. Бу вакытта егет фермада эшләгән, ә кыз төрле эш башкаручы булган. Ир белән хатын ике кыз һәм бер малай тәрбияләп үстергәннәр. 28 ел элек ире авырып үлә. Хәзер Халисә Нәбиуллина улы, килене һәм ике оныгы белән яши.

Без бер түбә астында 25 ел яшибез. Ул миңа үз әнием кебек. Һәрвакыт киңәшләрен биреп, ярдәм итеп тора. Балаларыбызны үстерергә булышты, эштән кайтырга өй җыештырылган, чиста булды,  безне ашарга пешереп көтеп торды, - диде килене Ләйсән.

Барысы да гаиләнең иң өлкән кешесен хөрмәт итә, аны саклап, кадерләп кенә торалар. “Ял ит, без барысын да үзебез эшлибез”, - диләр аңа.

Әмма мин хәрәкәтне яратам, шуңа күрә бер урында утырмаска тырышам. Тавыкларны карыйм, кибеткә йөрим, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса