Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татар телендәге язуларда һәм элмә такталарда хаталарны ачыклау бәйгесе игълан ителде

Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Татарстанда яшәүчеләр 1 апрельдән 1 ноябрьгә кадәр татар телендә язылган мәгълүмати табличкалар, топографик билгеләр, юл күрсәткечләре һәм торак йортларның аншлагларындагы исемнәрдә һәм язуларда хаталарны ачыклау буенча конкурста катнаша ала.

Фотоларны ТР «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша җибәрергә мөмкин. Моның өчен iOS яки Android операцион системалары белән эшләүче телефонга мобиль кушымта урнаштырырга, аннары авторизацияләнергә һәм «Исемнәрдә һәм язуларда хаталар» категориясен сайларга кирәк. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Конкурста катнашу өчен элмә такта тулысы белән күрсәтелгән фотоматериаллар белән (аның нинди оешмага караганы күренергә тиеш) хәбәр җибәрергә кирәк, публикациядә төгәл адресны күрсәтү мәҗбүри.

Мөрәҗәгатьне конкурсны оештыручыга – Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә язма рәвештә Konkurs.TatOmbudsman@tatar.ru электрон адресына яки ТР, 420015, Казан, Карл Маркс урамы, 61, 3 нче кат адресы буенча, яисә конкурс модераторына – ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтына түбәндәге электрон адреска: iyali.anrt@mail.ru яки түбәндәге адрес буенча: 420111, Казан, Карл Маркс ур., 12 җибәрергә мөмкин.

Җиңңүчеләр берничә номинациядә билгеләнә, бүләкләү тантанасы 2023 елның IV кварталында узачак, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса