Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан «БумБатл» Бөтенроссия акциясендә икенче урында тора

Бу хакта ТР Экология министрлыгы хәбәр итә

«Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында «БумБатл» Бөтенроссия макулатура җыю акциясе тиздән көзге сезонны төгәлләячәк. Быел ул ел әйләнәсе барды, ә көзге сезон 1 сентябрьдә башланды һәм 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Катнашучылар һәм гаиләләр арасындагы шәхси ярышларның арадаш нәтиҗәләре яз, җәй, көз һәм кыш айларында игълан ителә, ә команда һәм төбәк зачетына нәтиҗәләр 2026 елның мартында ясалачак, дип билгеләп үтә ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәте.

Татарстан акциядә бик актив катнаша, һәм бүгенгә республика халкы 86,5 тонна макулатура җыеп эшкәртүгә озаткан. Татарстан Республикасы рейтингта Башкортстаннан гына калышып, икенче урында тора. Экологик акциядә илнең барлык 89 төбәге катнаша. Барысы 35,5 мең тонна макулатура җыелган.

«БумБатл» балалар бакчалары, мәктәпләр, югары уку йортлары, көллиятләр, шулай ук компанияләр һәм сәнәгать предприятиеләре арасында макулатура тапшыру буенча ярышлар форматында уза. Акция «Экосистема» Бөтенроссия экологик иҗтимагый хәрәкәте эгидасы астында уза.

Акциядә катнашучылар команда яисә индивидуаль зачетта беренчелек өчен көрәшәләр. Моның өчен алар «БумБатла» кабул итү пунктларына макулатура тапшыралар. Татарстанда макулатура тапшырырга мөмкин булган 200дән артык нокта бар. Алар Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә, Чистай һәм Түбән Кама шәһәрләрендә урнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса