Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан Дәүләт торак инспекциясе телеграм-бот эшләтеп җибәрде

Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә

Татарстан Дәүләт торак инспекциясе рәсми телеграм-бот эшләтеп җибәрде. Ул татарстанлыларга мөһим мәгълүматны тиз арада алырга һәм коммуналь хезмәтләр, күпфатирлы йортлар белән идарә итүгә бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.

«Хәзер кирәкле мәгълүматлар эзләүгә вакыт сарыф итәргә кирәкми. Сервисның төп мөмкинлекләре арасында мөрәҗәгатьләр һәм шикаятьләр тапшыру буенча җентекле инструкцияләрне, актуаль торак мәсьәләләре буенча аңлатмаларны, шулай ук авария хезмәтләренең контакт номерларын атап үтәргә мөмкин. Кулланучылар инспекциягә шәхсән мөрәҗәгать итмичә яки мәгълүматларны башка ресурслардан эзләп мәшәкатьләнмичә генә кирәкле мәгълүматны тиз арада таба алачак», - дип искәрттеләр торак инспекциясендә.

Телеграм-бот (@Gji_RT_bot) тәүлек әйләнәсе эшли, татарстанлыларның сораулары нигезендә яңа материаллар белән даими рәвештә тулыландырыла.

«Телеграм-ботны эшләтеп җибәрү мәгълүматның үтемлелеген арттыру һәм республика халкының Дәүләт торак инспекциясе белән үзара бәйләнешен гадиләштерүгә юнәлдерелгән», - дип билгеләп үттеләр Дәүләт торак инспекциясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса