Татарстан китапханәчеләрен ясалма интеллект белән эшләргә өйрәтәчәкләр
Программаны гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан 1,2 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Татарстанда китапханә белгечләре өчен квалификация күтәрү буенча масштаблы программа гамәлгә ашырылачак, аларны ясалма интеллект кулланырга өйрәтәчәкләр.
Хәзер укулар уздыру өчен оешма сайлау бара. Аукционга гаризалар 2025 елның 19 ноябренә кадәр кабул ителә, дип хәбәр итә RosTenderinfo порталы. Җиңүче ике көнлек «Китапханәдә ясалма интеллект: теориядән практикага» курсын булдырырга һәм гамәлгә ашырырга тиеш булачак. Эш 20 декабрьгә кадәр тәмамланырга тиеш. Бу максатларга республика бюджеты 1,2 миллион сум акча бүлеп бирде.
Хезмәткәрләрне укыту 9-16 декабрь көннәрендә узачак. Аның кысаларында китапханәчеләр ясалма интеллект белән эшләүнең заманча коралларын һәм методларын үзләштерергә тиеш булачак, бу хезмәт күрсәтүнең нәтиҗәлелеген арттырачак һәм китап укучылар өчен мөмкинлекләрне киңәйтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia