Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан мөфтие татар һәм башкорт халыклары арасындагы элемтәләрне сакларга өндәде   

Үзенең вәгазендә Камил хәзрәт Сәмигуллин башкорт мөселманнарына изге теләк сүзләре белән мөрәҗәгать итте һәм милли үзенчәлекне саклауның мөһимлеге турында сөйләде. 

(Питрәч, 6 март, «Питрәч-информ») 
Уфадагы җомга намазында Татарстан мөфтие Уфа мөселманнарына вәгазь укыды һәм аларга гаилә, тел һәм милли кыйммәтләр турында сөйләде. Ул шулай ук барлык мөселман халыклары арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне саклауны сорады. 
"Тел һәм милләтне без сайламыйбыз. Аларны безгә Аллаһы Тәгалә бирә. Үз милләтеңне хөрмәт итү, туган телеңне белү бик мөһим", - диде ул. 
Вәгазьдән соң намазга Башкортстанның дүрт йөзгә якын мөселманы кушылды.

 

ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса