Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан Республикасы "Безнең Җиңү көне" җыр марафонына кушылды

Безнең республика марафон эстафетасын кабул итте һәм «Җиңү көне» җырын рус һәм татар телләрендә башкарды.

Артистлар Казан мәдәният һәм сәнгать институты, шулай ук Казан Кремле диварлары янында чыгыш ясады.

Иҗади номерны башкаруда Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева, Татарстанның атказанган артистлары Әлфис Галиуллин һәм Эльвира Галиуллина, «Голос. Дети» проектында катнашкан Айгөл Вәлиуллина, шулай ук мәдәният институты коллективы катнаша. 

Аудио- һәм видеоролик гаммәви мәгълүмат чараларында, шулай ук #нашденьпобеды, #песнипобедыПФО хэштеглары белән сайтларда һәм социаль челтәрләрдә трансляцияләнәчәк. 

"Безнең Җиңү Көне" җыр марафонына Идел буе федераль округының 14 төбәге кушыла.
Татарстан эстафетаны Түбән Новгород өлкәсенә тапшырды.

https://tatar-inform.tatar/news/culture/30-04-2020/tatarstan-respublikasy-bezne-i-k-ne-b-tenrossiya-marafonyna-kushyldy-5739793

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Бөек Җиңүнең 75 еллыгы