Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан Росреестры күчемсез милекне теркәүдә яңа чикләүләр турында кисәтте

Әлеге таләп, максатчан билгеләнешенә карамастан, җирләрнең барлык категорияләренә дә кагыла.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турындагы закондагы үзгәрешләрне аңлатты. Әгәр участокларның чикләре билгеләнмәгән һәм Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертелмәгән икән, 2025 елның 1 мартыннан җир кишәрлекләренә, биналарга яисә башка объектларга хокукларны рәсмиләштерү мөмкин булмаячак. Бу хакта Татарстан Росреестрының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге таләп, максатчан билгеләнешенә карамастан, җирләрнең барлык категорияләренә дә кагыла.

Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында килешүдә күрсәтелгән участокның чикләре яисә теркәлә торган объект урнашкан участок турында мәгълүмат булмау да - теркәүне туктатып тору өчен яңа нигезләр рәтендә. Моннан тыш, әгәр юридик зат документларны кәгазь форматында тапшырса, аларны карамыйча кире кайтарачаклар. Физик затлар катнашындагы килешүләр яки Росреестр тарафыннан рәсми рәвештә расланган техник тоткарлыклар гына искәрмә булып тора.

Яңа кагыйдәләр ипотека механизмнарына да кагылачак. 2025 елның 1 сентябреннән үз көченә керәчәк закон нигезендә, торакка хокуклар тигез булган очракта, милекче гаиләсенең элеккеге әгъзаларында торак бинадан файдалану хокукы саклана. Шулай ук ипотека рәсмиләштерү өчен гаиләдәге барлык әгъзаларның, торактан файдаланучы элеккеге әгъзаларны да кертеп, нотариаль ризалыгы таләп ителә. Мондый кулланучылар турындагы мәгълүмат Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертелә башлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса