Татарстан урманнарында янгын куркынычы югары булганлыктан кисәтү игълан ителде
Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итте
Татарстан урманнарында янгын куркынычы югары булганлыктан кисәтү игълан ителде.
«2025 елның 8-17 сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарда янгын куркынычы югары булыр дип көтелә (4 класс)», - диелә хәбәрдә.
Әлеге чорда ылыслы яшь урманнарда, зарарланган урман участокларында, торфлы сазлыкларда, шулай ук үләне кипкән урыннарда, агач ябалдашлары астында учак ягу һәм ачык уттан файдалану катгый тыела.
Моннан тыш, янып торган шырпы, сигарет һәм тәмәке трубкаларыннан кайнар көл ташлау, ау вакытында янучан яки пыскып яткан материаллардан пыж куллану, шулай ук майланган яки янучан матдәләр сеңдергән материалларны моның өчен махсус каралмаган урыннарда калдыру тыела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia