Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан халкын «Нурлы Рамазан» бәйгесендә катнашырга чакыралар

Бу хакта республика мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанда бина фасадларын иң яхшы бизәү буенча «Нурлы Рамазан» конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә.

Быел бәйге инде дүртенче тапкыр уздырыла. Анда җәмәгать, коммерция, бюджет һәм дини оешмалар, кафе һәм рестораннар, кибетләр һәм сәүдә үзәкләре, уку йортлары, китапханәләр, офис биналары, шулай ук физик затлар катнаша ала. Төп шарт - үз биналарыңны һәм мәйданчыкларыңны изге Рамазан ае хөрмәтенә матур итеп бизәү.

Конкурста җиңүче «ТР мөселманнары Диния нәзарәте Хаҗ» рәсми хаҗ-операторыннан хаҗга юллама белән бүләкләнәчәк.

Гаризалар 18 февральгә кадәр кабул ителә. Катнашу шартлары белән тулырак бәйгенең нигезләмәсендә танышырга була. Кызыксындырган сорауларны оештыручыларга 9:00-17:00 сәгатьләрдә +7(843)237-86-18 телефоны буенча бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса