Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан Хезмәт министрлыгы үсмерләргә эш табу турында аңлатты

Мәшгульлек үзәге эшкә урнашкан һәр үсмергә хезмәт хакына өстәмә 2 650 сум түләячәк.

Татарстандагы үсмерләр каникуллар вакытында эш табу өчен мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итә, «Работа в России» порталында яки интернетта белдерүләр ресурсында вакансия таба ала. Бу хакта «Татар-информ»га республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында хәбәр иттеләр.

«Мәшгульлек үзәге эшкә урнашкан һәр үсмергә хезмәт хакына өстәмә 2 650 сум түләячәк. Узган елда җәйге сезонда үсмерләрнең уртача хезмәт хакы 21 650 сум булган», – диделәр матбугат хезмәтендә.

hh.ru мәгълүматлары буенча, яшүсмерләр өчен җәйге сезонда хезмәт хакы буенча тәкъдимнәр минималь күрсәткечләрдән (МРОТ) башлана: Татарстанның бюджет оешмаларында – 22 440, бюджеттан тыш секторда – 23,2 мең, курьерлар өчен – 200 меңнән артык. Иң югары хезмәт хакы курьерларда. Шулай ук официантларга, барменнарга һәм заказ җыючыларга югары хезмәт хакы тәкъдим итәләр. Яшүсмерләр өчен хезмәт хакы медианасы эш тәҗрибәсеннән башка 52,1 мең сумны тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса