Татарстанда 1 атнада АИ-95 маркалы бензин арзанайган
Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.
25 марттан 1 апрельгә кадәр Татарстанда АИ-95 маркалы бензин бәясе арзанайган. Аның бәясе 8 тиенгә төшкән, хәзер литры 53,14 сум тәшкил итә.
Бер атнада бензинның башка маркаларына, шулай ук дизель ягулыгына бәя үзгәрмәде. Шулай итеп, АИ-92 маркалы бензинның литры элеккечә 49,28 сум, АИ-98 һәм югарырак марка 66,67 сум, дизель ягулыгы 59,82 сум тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia