Татарстанда 15 декабрьдән «Чыршы» операциясе башланачак
Бу хакта республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров белдерде.
15 декабрьдән Татарстанда ел саен үткәрелә торган «Чыршы» операциясе старт алачак. Ул ылыслы агачларны законсыз кисүне булдырмауга юнәлдерелгән.
Кузюров искәрткәнчә, агачларны законсыз кисү яки зарарлау административ җаваплылыкка китерә. Гражданнар өчен штраф 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен — 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, ә юридик затлар өчен 200 меңнән 300 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.
Штрафтан тыш, хокук бозучы урман фондына китерелгән зыянны тулысынча капларга тиеш булачак. Әгәр бу зыян күләме 5 мең сум һәм аннан да күбрәк булса, гаеплегә карата Россия Федерациясе Җинаять кодексының 260 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы кулланылырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia