Татарстанда 2026 елгы Сабантуйларның даталары билгеле булды
Указ Республика Рәисенең рәсми сайтында бастырылган.
Татарстанда 2026 елга ике зур милли бәйрәм — Сабантуй һәм Каравон уздыру даталары рәсми рәвештә расланды.
Сабантуй гадәттәгечә берничә этапта узачак. 6 һәм 7 июньдә бәйрәм республика авылларында һәм район үзәкләрендә билгеләп үтеләчәк. Бер атнадан, 13 июньдә, Чаллыда узачак. Ә төп Сабантуй башкалабыз Казанда 20 июньдә булачак.
"Каравон" рус фольклоры фестивале 23 майда узачак. Традиция буенча аның төп мәйданчыгы Лаеш районының Никольский авылы булачак. Бу бәйрәм үзенчәлекле статуска ия: ул республикада 1993 елдан бирле ел саен үткәрелә, ә 2003 елда рәсми рәвештә Татарстанның дәүләт бәйрәме статусын алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia