Татарстанда АИ-98 маркалы бензин сизелерлек кыйммәтләнде
Татарстанстат мәгълүматлары шуны раслый.
Агымдагы елның 15-22 апрелендә Татарстанда барлык маркалардагы бензин һәм дизель ягулыгы кыйммәтләнде.
Барыннан да элек, АИ-98 маркалы бензинның (1,36 процентка) бәясе артты, хәзер аның литры 67,82 сум (моңа кадәр 66,91 сум иде) тора.
АИ-92 маркалы бензин – 0,36 процентка (литры 49,33 сумнан 49,51 сумга кадәр), АИ-95 бензины 0,33 процентка (литры 53,17 сумнан 53,35 сумга кадәр) кыйммәтләнде.
Дизель ягулыгы исә нибары 0,09 процентка артты, хәзер аның литры 59,80 сум (моңа кадәр 59,85 сум иде) тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia