Татарстанда Бөек Ватан сугышы геройлары исемнәрен йөртә торган урамнарны төзекләндерәчәкләр
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында хәбәр ителгәнчә, урамнарны ремонтлау «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты кысаларында башкарылачак.
(Питрәч, 26 февраль, "Питрәч-информ") Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Татарстанда «Җиңү урамнары» проекты старт ала. Әлеге проект кысаларында Бөек Ватан сугышы геройларының исем-фамилияләре һәм исемнәре белән йөртелгән урамнарны ремонтлау планлаштырыла. Бу урамнарда юллар, юл кичүләре ремонтланачак һәм кайбер урыннарда юл билгеләре куелачак һәм тротуарлар төзекләндереләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа