Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда бензин һәм дизель ягулыгы кыйммәтләнде

Бу хакта Татарстанстат мәгълүматларыннан билгеле булды.

Татарстанда 31 марттан 7 апрельгә кадәр бензинның барлык маркалары һәм дизель ягулыгы бәяләре арткан.

АИ-92 бензины бер атна эчендә 1,12 процентка арткан, 1 литры 52,95 сумнан 53,54 сум булган, ә АИ-95 маркаласы 1,08 процент, 1 литры өчен 56,98 сумнан 57,59 сумга кадәр кыйммәтләнде.

Шуның белән премиаль маркалы бензин бәясе (АИ-98 һәм югарырак) бары тик 0,02 процентка, яки бер тиенгә генә арткан, 1 литры 80,89 сумнан 80,90 сумга кадәр җиткән.

Дизель ягулыгы үз чиратында 0,30 процентка кыйммәтләнде, 1 литры өчен 64,11 сум (элек – 64,92 сум) түләргә кирәк.

Тулаем илдә бензин бу вакыт эчендә 0,2 процентка кыйммәтләнде, 1 литры 59,34 сумнан 59,47 сумга кадәр җитте. Дизель ягулыгының бәясе 0,1 процентка арткан, 1 литры 70,98 сумнан 71,04 сумга кадәр җиткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса