Татарстанда бензин һәм дизель ягулыгының бәясе бераз төште
Татарстанстат мәгълүматлары шуны раслый.
23-30 октябрьдә Татарстанда бензинның кайбер маркалары һәм дизель ягулыгы бераз арзанайды.
Аерым алганда, АИ-95 бензины 0,43 процентка (яки 23 тиенгә) арзанайды, хәзер аның литры 53,34 сум тора.
АИ-92 бензины һәм дизель ягулыгының бәясе 0,09 процентка төште. Беренчесенең литры дүрт тиенгә – 49,54 сумга, икенчесе алты тиенгә – 59,61 сумга кадәр арзанайды.
Шул ук вакытта, АИ-98 һәм аннан югарырак маркалы бензинның бәясе (литры 66,01 сум) үзгәрмәде.
Шуның белән бергә, 2022 елның декабре белән чагыштырганда АИ-92 бензины – 8, АИ-95 – 8,4, АИ-98 – 9,38, дизель ягулыгы 10,05 процентка кыйммәтләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia