Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда бензинның барлык маркалары һәм дизель ягулыгы кыйммәтләнгән

Татарстанстат мәгълүматлары шуны раслый.

Татарстанда бер атна эчендә – 25 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр бензинның барлык маркалары һәм дизель ягулыгы кыйммәтләнгән. 

Дизель ягулыгының бәясе аеруча нык үзгәргән – 1,79 процентка кыйммәтләнеп, литры 64,49 сумга җиткән. АИ-92 маркалы бензинның бәясе 1,38 процентка арткан, хәзер ул 52,63 сум тора. АИ-95 маркалы бензин исә 56,79 сумга җиткән, бу моннан алдагы атна күрсәткеченнән 0,83 процентка артыграк.

АИ-98 һәм аннан югарырак маркалы бензинның бәясе әллә ни үзгәрмәгән – 0,07 процентка арткан һәм 78,62 сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса