Татарстанда бер атна эчендә АИ-98 бензины кыйммәтләнде
Бу Татарстанстат мәгълүматларыннан күренә.
Агымдагы елның 13-20 мае аралыгында Татарстанда АИ-98 маркалы бензин кыйммәтләнде.
АИ-98 һәм аннан югарырак маркалы бензин бәясе 0,32 процентка: литрына 68,08 сумнан 68,30 сумга кадәр артты. Моннан бер атна элек ул ун тиенгә арзанайган иде, әмма хәзер исә төшкән бәя тулысынча кире кайтты.
АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензин, дизель ягулыгы бәясе үзгәрешсез кала: литрына 49,65, 53,63 һәм 59,97 сум.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, апрель аенда Татарстанда инфляция еллык күрсәткечтә 7,67 процентка кадәр тизәйде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа