Татарстанда берәүләргә 17 ел элек кылынган җинаять өчен 66 ел төрмә яный
Татарстан Югары суды бүген 2000 елның 29 сентябрендә кылынган җинаять өчен хөкем карарын игълан итте. Суд тарафыннан Түбән Каманың «Красноключенские» оешкан җинаять төркеменең 37-39 яшьлек дүрт әгъзасы гаепле, дип табылган. Гомумән алганда, алар барысы бергә 66 елга иргеннән мәхрүм ителгән. Җинаять кылынган вакытка Рамил Ибраһимов, Максим Боголюбов, Сергей Емелин һәм...
Татарстан Югары суды бүген 2000 елның 29 сентябрендә кылынган җинаять өчен хөкем карарын игълан итте. Суд тарафыннан Түбән Каманың «Красноключенские» оешкан җинаять төркеменең 37-39 яшьлек дүрт әгъзасы гаепле, дип табылган. Гомумән алганда, алар барысы бергә 66 елга иргеннән мәхрүм ителгән.
«Башта прокуратура барлык хөкем ителүчеләргә карата "хулиганлык нияте белән" дигән гаепләүдән баш тарткан . Моннан тыш, прокуратура Боголюбов һәм Ибраһимовка карата үтерергә теләү эпизоды буенча гаепләүдән дә баш таркан. Нәтиҗәдә суд Ибраһимовны - 17, Емелинны - 18, Храмовны - 19 һәм Боголюбовны 12 елга ирегеннән мәхрүм итте», - дип сөйләде «Татар-информ»га Татарстан Югары судының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге консультанты Елена Коваль.
http://matbugat.ru/news/?id=19874
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа