Татарстанда борщ җыелмасы яшелчәләре һәм кыяр арзанайды
Бу Татарстанстат мәгълүматларыннан билгеле булды.
Татарстанда 24-31 мартта борщ җыелмасы яшелчәләренең күбесенә һәм кайбер башка продуктларга бәяләр кимеде.
Аерым алганда, ак күчәнле кәбестә 2,25 процентка, ягъни бер килограммы өчен 47,82 сумнан 46,71 сумга кадәр, кишер 0,98 процентка, яки килограммы өчен 40,22 сумнан 39,82 сумга кадәр, ә чөгендер 0,60 процентка, килограммы өчен 49,90 сумнан 49,58 сумга кадәр арзанайган.
Шул ук вакытта борщ җыелмасына кергән бәрәңге 1,42 процентка (килограммы өчен 62,60 сумнан 63,46 сумга кадәр), ә суган 0,72 процентка (килограммы өчен 52,60 сумнан 52,97 сумга кадәр) кыйммәтләнгән.
Кыяр һәм помидор бәясе сизелерлек кимегән – 6,03 процентка (килограммы өчен 184,24 сумнан 173,14 сумга кадәр) һәм 1,46 процентка (килограммы өчен 253,04 сумнан 249,34 сумга кадәр).
Шулай ук ярым ысланган колбаса 2,04 процентка, ягъни килограммы өчен 605,81 сумнан 593,59 сумга кадәр арзанайган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа