Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда чыршыларны берәмләп сату бәясе билгеле булды

Бу хакта урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.

Татарстанда чын чыршылар озынлыгына карап 550 сумнан 4,5 мең сумга кадәр тора. Әлеге бәяләр эшмәкәрләргә ваклап сатып алганда гамәлдә. Алга таба эшмәкәрләр үз бәяләрен билгеләячәк. 

Шулай итеп, 1 метрга кадәрге озынлыктагы чыршы 550 сумга төшәчәк. Әгәр агачның озынлыгы 2,1-3 метр булса, ул 1,1 мең сум торачак. Ә 7,1-11 метрлы чыршыларны 4,5 мең сумга сатачаклар.

Спикер сүзләренчә, 2023 елның 10 аенда республикада аукционнар нәтиҗәсендә 223,7 мең кубометр агач сатканнар, ул барлыгы 50,8 млн сум булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса