Татарстанда демографик йөкләнешнең иң түбән коэффициенты Питрәч районында теркәлгән
Бу Татарстанстат мәгълүматларыннан күренә.
Татарстан муниципаль берәмлекләре арасында агымдагы ел башына демографик йөкләнешнең иң түбән коэффициенты Питрәч районында теркәлгән. Анда эшкә яраклы яшьтәге 1 мең кешегә 640,25 кеше туры килә.
Иң югары демографик йөкләнеш коэффициенты Мөслим районында күзәтелә. Биредә 1 мең эшкә яраклы яшьтәге кешегә 918,29 кеше туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа